Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге урам барлыкка киләчәк

Чувашия Республикасының Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү планлаштырыла

 Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның туган авылы Урмайда аның исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу турыда Фәрит Гыйбатдиновка мемориаль такта ачу тантанасында Чувашия Республикасының Урмай авылы җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин әйтте.

«Безнең авыл зур, яңа урамнар да барлыкка килә. Яңа урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирәчәкбез. Карар кабул ителгән инде», — диде ул.

Минзәит Зәйнуллин сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдинов үз тормышын авыл халкына, Чувашия татарларына багышлаган.

«Авылыбызны башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә беләләр. Бу Фәрит Гыйбатдиновның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән эш. Һәм бу эшне хәзер без алып барырга тиеш», — диде Урмай авыл җирлеге җитәкчесе.

Чувашиянең Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү ниятләнә. Анда ул 1988-2020нче елларда директор булып эшләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев