Чыгарылыш кичәләренә битлек белән
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләренең танатаналы өлеше һәм студентларга диплом тапшыру санитар таләпләр кысаларында үтә
“Без һәр сыйныф өчен бәйрәмне вакыт аралыгы калдырып, аерым ясарга киңәш итәбез. Залны җилләтергә, җыештырырга кирәк, анда 70%тан артык кеше булмаска, алар социаль дистанция буенча утыртылырга тиеш. 65 яшьтән өлкәннәргә бу бәйрәмнәргә килмәскә киңәш итәбез. Ата-аналар, укытучылар, кунаклар – битлек белән, ә укучылар – битлексез. Чакырлыган кешеләр өчен термометрия үткәрелә", - диде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев .
Башлангыч сыйныфларда уку елы -25 майда, 9-11 сыйныфларда – 22 майда, калган сыйныфларда – 31 майда тәмамлана. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен үткәрү 25 июнь соң башланыр дип көтелә.
Санитар табиб балалалар бакчаларында чыгарылыш кичәләрен урамда, анда прививка ясатылмаган 60 яшьтән өлкән кешеләрне чакырмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев