Чыгымнар буенча хисап
Март аенда Чаллының идарә итү компанияләре 2015 елда тотылган акчалары турында баланс комиссияләрендә хисап тотачаклар. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: "Әзерләнегез, барысы да ачык һәм гадел булачак. Барлык керемнәрегезне һәм чыгымнарыгызны тиененә кадәр күрсәтегез. Без финансларның нәтиҗәле кулланылышын күрергә тиеш", - диде торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә. Хисап бирүнең форматы узган елдагыча...
Март аенда Чаллының идарә итү компанияләре 2015 елда тотылган акчалары турында баланс комиссияләрендә хисап тотачаклар. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: "Әзерләнегез, барысы да ачык һәм гадел булачак. Барлык керемнәрегезне һәм чыгымнарыгызны тиененә кадәр күрсәтегез. Без финансларның нәтиҗәле кулланылышын күрергә тиеш", - диде торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләргә. Хисап бирүнең форматы узган елдагыча кала. Идарә компанияләре баланслары белән башкарма комитетка чакырыла. Аларның эшен ТОС җитәкчеләре һәм йортлар буенча җаваплылылар да тикшерә. Иң алдан шикаятьләре күп булган "Жилкомсервис", "Электротехниклар", "Энтузиастлар" идарә компанияләре чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев