Чираттагы ярдәм йөге
Яңалыклар тасмасы

Чираттагы ярдәм йөге

Аны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов оештырган.

Бүген Чаллыдан Лисичанск халкы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Аны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов оештырган. Депутатның игелекле гамәленә гадәттәгечә,  эшмәкәрләр, гади кешеләр дә кушылган.

Шул рәвешле 20 тонна әйбер җыелган. Алар арасында солдатларга җылы киемнәр, УАЗ һәм «Шевроле Нива» машинасы, кораллар, генераторлар, азык-төлек, балаларга яңа ел күчтәнәчләре дә бар. 

Йөкне 62 яшьлек эшмәкәр Рамил Мөхәммәтдинов үз машинасы белән алып китте. «Дусларым ярдәм итүемне сорады, мин риза булдым. Егетләргә һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанскта яшәүчеләргә безнең ярдәм бик кирәк. Аллаһы боерса, дүшәмбе көнне барып җитәм», – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ирекле ярдәм күрсәтү МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев