Чит илдән 1,5 млн сумга 8 попугай алып кайтмакчы булган
Моның өчен җинаять эше кузгатылган
Татарстанда бәясе 1,5 млн сумнан артык булган кыйммәтле кыргый кошларның контрабандасы турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды.
Суд билгеләп үткәнчә, 2025 елның апрелендә ир-ат чит илдә 1,5 млн сумнан артык бәягә 8 попугай сатып алган. Кошлар авиация транспорты белән Казан халыкара аэропортының йөк складына китерелгән. Әмма Россия Федерациясе территориясенә кергәндә гаепләнүченең кыргый фауна үрнәкләрен импортлауга рөхсәт документы булмаган. Попугайларны аэропортның йөк складында таможня хезмәткәрләре тапкан.
Татарстан транспорт прокуратурасының дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, суд гаепләнүчене гаепле дип таныды һәм 300 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. Кошлар дәүләт милкенә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев