Coca-Cola Россиядә эшчәнлеген туктатып тора
Яңалыклар тасмасы

Coca-Cola Россиядә эшчәнлеген туктатып тора

Бу - Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья» һәм Bonaqua брендлары.

Американың алкогольсез эчемлекләр ясый торган The Coca-Cola Company компаниясе Россия территориясендә эшчәнлеген туктатып тора.

Бу турыда корпорациянең сайтында хәбәр ителә.

«The Coca-Cola Company Россиядә эшчәнлеген туктатып тора», диелә хәбәрдә. Моның сәбәбе Украинадагы вәзгыять белән бәйле булуы искәртелә.

Coca-Cola, Fanta, Sprite, «Добрый», «Моя семья» һәм Bonaqua брендлары шушы компаниянеке иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев