Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Cоциаль яклау кими

Шушы көннәрдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеген раслаган карарны имзалады. Алар түбәндәгедән гыйбарәт: социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокукый, яшәү мөмкинлекләре чикле гражданнарның коммуникатив потенциалын арттыру максатында күрсәтелә торган һәм билгеле бер вакытка гына тәкъдим ителгән социаль хезмәтләр. Алда санап үтелгән барлык хезмәтләр дә...

Шушы көннәрдә Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев халыкка күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеген раслаган карарны имзалады.

Алар түбәндәгедән гыйбарәт: социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокукый, яшәү мөмкинлекләре чикле гражданнарның коммуникатив потенциалын арттыру максатында күрсәтелә торган һәм билгеле бер вакытка гына тәкъдим ителгән социаль хезмәтләр.

Алда санап үтелгән барлык хезмәтләр дә стационар (социаль яклау органнарында күрсәтелә торган), ярымстационар һәм өйдә күрсәтелә торганнарга бүленәчәк. Яңа исемлек Федерация субъектларында билгеләнгән һәм куллануда булган социаль хезмәтләрне анализлау нәтиҗәсендә формалаштырылды.

Гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре турындагы законга үзгәрешләр 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керә. Алар нигезендә, социаль хезмәтләрнең саны 121дән 56га гына калды. Мондый оптимальләштерү бик күп хезмәтләрне берләштерү бәрабәренә эшләнде. Халыкны социаль яклауга юнәлтелгән чараларны кыскартып кына киләсе ел бюджетының дефицит өлешен "ямап" булмасына депутатларыбыз үзләре дә ышанмый бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев