Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Cпорт мәйданчыкларын төзү дәвам итә.

11 мәйданчыкның дүртесе файдалануга тапшырылды инде. Өчесе төзүчеләр көнендә ГЭС бистәсендә, дүртенчесе "Боровецк" бульварында ачылды. Әлеге спорт мәйданчыклары республиканың Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының махсус программасы буенча төзелә. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 340 млн 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Шуның 26 млн 260 меңе Чаллыга тәгаенләнгән. Автокаладагы спорт мәйданчыклары...

11 мәйданчыкның дүртесе файдалануга тапшырылды инде. Өчесе төзүчеләр көнендә ГЭС бистәсендә, дүртенчесе "Боровецк" бульварында ачылды.

Әлеге спорт мәйданчыклары республиканың Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының махсус программасы буенча төзелә. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 340 млн 500 мең сум акча бүлеп бирелә. Шуның 26 млн 260 меңе Чаллыга тәгаенләнгән.

Автокаладагы спорт мәйданчыклары микрорайоннарның үзенчәлегеннән чыгып төзелә. Әйтик, "Төзүче" стадионындагыларында балалар һәм зурлар баскетбол, волейбол, мини футбол уйныйлар. Ә "Боровецк" бульварындагысына яңа тренажерлар куелган.

Биредә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга "Бердәм Россия"нең Татарстан территориаль бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев та килгән иде. "Татарстан - илебезнең спорт алга киткән республикасы. Биредә физкультура һәм спорт үсеше өчен күп эшләнә. Спорт үзәкләре, ишек алларында мәйданчыклар төзелә. Чаллыда балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мондый үзәкләр күбрәк булыр дип ышанам", - диде ул.

Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Илдар Яруллин да шәһәрдәшләрне чираттагы спорт бәйрәме белән котлап, түбәндәгеләрне җиткерде:

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада спорт мәйданчылары ачыла. Чаллыда спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен 11 яңа урын булачак. Спорт мәйданчыклары шәһәрне бизәп кенә калмаслар, халыкның сәламәтлеген ныгытуга да үз өлешләрен кертерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев