Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чулпан Садыйковага театрның сәнгать җитәкчесе җыр бүләк итте

Театрда актрисаның 50 яшьлек юбилее узды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, республиканың Муса Җәлил исемендәге һәм "Тантана" премияләре лауреаты Чулпан Садыйкова-Әскәрованың юбилее узды.

Тамашачылар аны "Саташу", "Капка", "Дядя Ваня", "Җаның ниләр тели", "Сихерче" һәм башка спектакльләрдәге рольләре аша яхшы беләләр. Моннан тыш ул хезмәттәше Энҗе Шиһапова белән бергә балалар спектакльләре дә куйды. "Тылсым" театр студиясендә алар икәү 60 баланы театр серләренә төшендерәләр. Шәкертләре белән ел саен республика бәйгеләрендә җиңү яулыйлар.

Чулпан Садыйкованың юбилее башкаларныкы кебек булмады. Ул башта җырлый-җырлый сәхнәгә чыгып, әнисенә, остазларына, гаиләсенә, балаларына, коллективына, дусларына, авыр вакытларында ярдәм иткән Татарстанның халык артистлары Виталий Агапов, Резидә Шәрәфиева һәм Равил Галиевка рәхмәт әйтте. 

"Мин урам себерүче булырга хыялланган идем, әмма ул тормышка ашмады. Аның каравы хәзер мин яраткан эшем белән кешеләрнең күңелен чистартам. Моның өчен мин остазларыма һәм режиссерларга рәхмәтле", - диде ул.

Артистка юбилеен  әнисенең туган көнендә 15 февральдә үткәрергә булган. "Әниемә, туганнарыма бүләк ясыйсым килде", - дип аңлатты ул бу карарын.

Чулпанны юбилее белән республика театрлары вәкилләре котлап бүләкләр тапшырдылар. 

Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев актрисага театрдагы эшчәнлеге, шәһәр мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне, балаларда туган телгә, мәдәнияткә, театрга мәхәббәт тәрбияләгәне өчен рәхмәт әйтте. Чулпан Әскәровага Татарстан хөкүмәтенең Рәхмәт хатын, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасын тапшырды. 

Татарстанның халык артисты Равил Галиев юбилярны таланты, кешелекле һәм ярдәмчел булганы өчен яратуларын һәм хөрмәт итүләрен әйтте.

"Чулпан Садыйкова белән Илфат Әскәров Резидә Шәрәфиева белән минем төркемдә 13 ел эшләделәр. Алар безгә ел саен яңа программаларга сценарийлар яздылар, концертларны алып бардылар. Безгә бик булыштылар. Бу безнең иҗатыбызның "чәчәк аткан" чагы булды. Чулпанга һәм театрның барлык артистларына уңышлар телим", - диде ул.

"Тылсым" студиясенә йөрүче балалар Чулпан апаларына роза чәчәкләре бүләк иттеләр. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов юбилярга ТР театр әһелләре берлегенең Мактау грамотасын, коллектив исеменнән акчалата бүләк тапшырды һәм мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы "Чулпан" җырын башкарды. 

Тамашачылар юбилярга "Тантана" премиясе китергән "Сихерче" спектаклен карап, Чулпан Садыйкованың талантлы актриса икәнлегенә тагын бер кат инандылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан Аскарова Олег Кинзягулов Равил Галиев юбилей