Чүп чиләгенә ташланган егет хаты
Өч класска югары сыйныфта укучы Фәнил Ләйсәнгә язган.
Тәнәфескә чакырып кыңгырау чыңлады. Әллә класста иң кечкенә буйлы булганга, әллә иң җитезе булгангамы, «тычкан» кушаматлы Сания иң беренче булып коридорга йөгереп чыкты. Аның артыннан Гөлнур белән Гөлсем дә иярде.
– Кызлар, – диде Сания. «Әйдәгез, бер нәрсә күрсәтәм», – дип коридор почмагына атлады. Аулакта учларын җәеп җибәрде. Анда бөгәрләнгән кәгазь кисәге ята иде. Мондый кәгазь кисәкләрен күп күргән Гөлнур белән Гөлсемнең аптыраулы карашларын үзендә тоеп, сүзен дәвам итте.
– Беләсезме нәрсә бу? Бу – егетләр хаты!!
Күзен мәктәптә дә, өйдә дә китаптан ала белмәгән, класста иң озыны, иң ябыгы булган «чырагач» кушаматлы Гөлсемне егетләр кызыксындырмый иде... Бугай...
Шулай да ул, борынына ишелеп төшә башлаган күзлеген төзәткәләде дә,
– Ыһы, – дип куйды.
Саниянең сөйләве буенча, үзләреннән өч класска югары сыйныфта укучы Фәнил, алардан да түбәнрәк (өч сыйныфка) укучы Ләйсәнгә язган. Ә Ләйсән ертып, чүп чиләгенә ташлаган. Чиләктә башка кәгазь булмаганга, Сания кеше күрмәгәндә алган да кесәсенә салган. Коридорның икенче башында үзләренә таба килүче завучны күргәч:
– Кайтканда укырбыз, ямегез кызлар, – дип куйды.
Кайтышлый, аллы-гөлле дәлияләр үстерүче Наилә апаның эскәмиясенә утырып, кәгазьне сүтәргә керештеләр. Тегеләй итеп карадылар, болай итеп карадылар, хат кисәкләре берничек тә җыелмады. Шулай да Сания барсына караганда да игътибарлырак икән.
– Кызлар, карагыз әле! Моның икенче ягында чәчәк рәсеме икән бит, – дип кычкырды.
– Ыһы, – диде тагы бер кат Гөлсем, күзлеген бармагы белән өскәрәк менгезеп куеп.
Һәм чишелеш, гадәттәгечә, көтелмәгәндә килде.
– Әйдәгез кызлар, башта чәчәкне җыйыйк, аны җыябыз да, икенче якка әйләндереп куйсак, хат килеп чыга, – диде Гөлсем. Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да, чәчәк рәсемен бергәләшеп җыеп куйдылар. Оста куллы егет төшергән чәчәк рәсеменә сокланып карап тордылар бераз. Аннары, тәртип буенча гына әйләндереп куеп, Ләйсәнгә язылган хатны укырга керештеләр: «Ләйсән, матурым! Сиңа чуктин-чук сәламнәр белән хат язучы Фәнил булыр. Мин сине күктәге йолдызлар санынча яратам! Һ.б... Һ.б... Гөлсемнең исе-акылы китте. Шул «икеле мичкәсе»нә хат язсыннар әле!
– Таза бит ул, – дип куйды, башка сүз тапмагач. Гөлнур белән Сания кайтарып сүз әйтмәделәр. Аларга да мондый хатның тәтегәне юк иде әле. Кайткач, Гөлсем китапларын бер читкә этеп, хатның арткы өлешенә ясалган чәчәкне кулъяулык итеп чигәргә кереште. Һәм мәктәпнең соңгы сыйныфын укып бетергәч, сәнгать уку йортына барып керде.
Җәйге матур көн иде... Авыл башында машинадан төшеп калган кызны Фәнил ерактан ук күреп алды. Бу – Гөлсем иде. Мәктәптә укыганда сүз катып дәшкәне булмаса да, ул кызны көтеп алып, елмаеп:
– Бүген кич белән килсәм чыгасыңмы? – диде.
– Чыгам, – диде Гөлсем гади генә.
Йөргән егете юк, гомер узып бара, нишләп чыкмаска тиеш ди әле ул?!
Егет сүзендә торды, кич җитүгә килеп тә җитте. Беренче кичтә ул үзенең эше, дөресрәге, трактор турында сөйләде. Гөлсем тыңлап кына утырды. Икенче кичтә ул армиядә булганын, андагы тормышы турында бәян итте. Гөлсем тагын тыңлап кына утырды. Ара-тирә генә: «Ыһы» – дип куйгалады.
Өченче кичтә Фәнил Гөлсемгә хәтле йөргән кызларын санап чыкты.
– Ә бит Алсу мине армиягә озатып калган иде. Ә корсак белән каршы алды «Гафу ит, көтә алмадым сине», – диде. Нәрсә дип әйтәсең инде...
Егетнең күзендә яшь тамчысы да ялтырап китте. Ә кызның үз хәле-хәл иде бу минутларда. «Әйе», – дип уйлады ул Ләйсәнгә язылган хатны искә төшереп. «Ә бит Алсу беренче түгел! Ә аннан соң күпме кыз... Ә бит ул миндә генә тукталып калмаячак... Һәм миннән соң да башкаларга шул кызлар турында сөйләгән кебек сөйләячәкме?! Юк, башка ул Фәнил янына чыкмаячак! Иртәгә үк шәһәргә китеп барачак!» – кебек уйлар куыш-куыш уйнады аның башында.
– Ярар, мин керәм инде, – диде Гөлсем.
– Тукта инде, – диде Фәнил, һәм Гөлсемне кочагына алды. Егетнең иреннәре эссе кояш нурында чүлдә кызган комдай кайнар иделәр. Һәм кыз бу минутта аның кочагында эреп юк булырга әзер иде. Тик каршы яктагы, тәрәзәсендә уты сүнгән Мөршидә апаны уйлап, тиз генә егетнең кулларын үзеннән аерырга кереште.
– Иртәгә чыгасыңмы? – диде Фәнил.
Гөлсем җавап бирүне кирәксенмичә, капканың келәсен эчтән төшереп куйды. Икенче көнне иртәнге автобуста шәһәргә юл алды. Ә тагы бер елдан үзе кебек «ыһы»ны әйтә белүче егеткә кияүгә чыкты. Фәнил исә Гөлсемнең әнисенең бакчасын өч ел бушка сукалап, кызны көтте-көтте дә, кул селтәп, Гөлнурга өйләнде. Гөлнур аңа биш бала тапты. Тормыш шулай дәвам итте. Ә безнең хикәят тәмам булды.
Гөлнара Фәсхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев