Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чын табиб шундый буладыр ул

«8нче поликлиника аның икенче гаиләсе иде.... Әтиебез әнинең вафатыннан соң бик нык биреште», - ди кызы Гөлнар.

27 декабрь – СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Чаллының мактаулы гражданины Римма Әхмәтованың туган көне. Ул Чаллының сәламәтлек саклау системасында тирән эз калдырган фидакарь табиб, хөрмәтле җитәкче иде. ГЭС бистәсендәге 8нче поликлиниканы төзеп, файдалануга тапшыруга зур өлеш кертте. Шул учреждениенең беренче баш табибы булды. Лаеклы ялга чыккач та – 69 яшенә кадәр шунда эшләде. Авыруларга игътибарлы булуы, дөрес диагноз куеп дәвалавы белән шәһәрдәшләрнең хөрмәтен казанды. 

Римма Миңнулловна олы җанлы, ярдәмчел, игелекле кеше иде. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәм итте. Кызы Гөлнар социаль яклау идарәсе башлыгы булып эшләгәндә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кызының өенә дә чакыра иде. 

Алар Карл Мөхәт улы белән пар акккошлар кебек бик матур яшәделәр. Карл Мөхәтович мәдәният идарәсеннән китеп, 12нче мәктәп директоры булып эшләгәндә бер хатирә белән уртаклашканын хәтерлим.

– Римма кешеләргә чамадан тыш ышана иде. Минем мәктәп белән 8нче поликлиника арасы ерак түгел. Укучылар минем хатынны беләләр. Акча кирәккән саен Римма янына барып, Карл Мөхәтович акча сорады дип акча алганнар. Күпме биргәндер инде, анысын белмим, ул аны миңа беркайчан да әйтмәде. Бервакыт, хезмәт хакы алгач, кошелегын урлаткан. Шуннан соң гына ул безнең мәктәп укучыларының акчага килүләре турында сөйләде. «Бәй, үзең сорагансың бит», – диеп мине шаккаттырды. Бу хәлләрдән соң алгач та бар акчасын миңа бирә торган булды. «Кирәк-яракны бергә алабыз бит», – диде. Шулкадәр беркатлы иде мәрхүмкәем, – дип сөйләгән иде Карл абый. 

Бүген газета укучыларыбызга Римма Әхмәтова турында истәлекләр тәкъдим итәбез. 


Гөлнар Әхмәтова, кызы, шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе:
– Әнием үзенең хезмәт юлын Мөслим районы Иске Карамалы авылында участок терапевты булып башлаган. Аның вазифасы шулай аталса да, чынлыкта ул стоматолог та, фельдшер-акушер да иде. Тешләрне, тамак, колакларны дәвалады, бик күпләргә ана булу бәхете бүләк итте. 
Без апам белән Иске Карамалыда тудык. Эшенә җитди һәм бик җаваплы карый иде әнием, гел эштә булды. Шуңа да карамастан, әтием һәм әнием бездә кечкенәдән кешелеклелек, хезмәтне ярату кебек асыл сыйфатларны тәрбияләделәр. 

Аннары әниемне Мөслим районы хастаханәсенең баш табиб урынбасары итеп куйдылар. Ул бик хөрмәтле җитәкче булды. Туган ягыбызда аны хәзер дә яратып искә алалар. 

Гаиләбез Чаллыга күчкәч, әнием ГЭС бистәсендәге 8нче поликлиниканы төзеде дисәм дә ялгыш булмас. Бу поликлиниканы төзеп бетереп файдалануга тапшырганда без гаиләбез белән шуннан кайтып кермәдек. Әтием медицина җиһазлары һәм башка кирәк-яраклар ташыды, мин физиотерапея бүлеге өчен кирәкле әйберләр, шторалар  тектем. Апам Резидә белән Әнисә әби тәрәзә-идәннәр юды. 

Әнием бу поликлиниканың беренче баш табибы булды. Ул үзенең хезмәткәрләренә яхшы эш шартлары булдырып кына калмады, күбесенә фатир алырга, тормышларында булган кыенлыкларны җиңәргә булышты. Әнием өчен бу поликлиника икенче өенә, коллективы икенче гаиләсенә әйләнде. Ул шул поликлиникага, шәһәрдәшләрнең сәламәтлеген ныгытуга үзенең гомерен багышлады. Шөкер, әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә әниемне онытмыйлар. Биредә аның истәлегенә мемориаль такта куелды. 

Без балалары әниебез белән горурланабыз. Алар безгә югары белем бирделәр, җәмгыятьтә үз урыныбызны таба алырлык шәхес итеп тәрбияләделәр. Без икебез дә яхшы укыдык, мин дүртенче сыйныфтан бал биюләренә йөрдем, Резидә музыка мәктәбендә укыды. Каникулларда безне төрле шәһәрләргә экскурсияләргә алып бардылар. Әниебез бездә үзенең һөнәренә мәхәббәт уятты. Без икебез дә Казан дәүләт медицина институтын тәмамладык. 
Әти-әнием бик күп газета-журналлар яздыра иделәр. Һәм көнне газета укып, яңалыклар карап башлыйлар, кич белән газета укып, яңалыклар карап йокларга ята иделәр. Икесе дә дөньядагы, республикадагы, шәһәрдәге хәлләрдән, сәяси вәзгыятьтән хәбәрдар булдылар. 

Шунысын да әйтергә кирәк: әнием гаилә учагын саклаучы якты маяк иде. Ә әтием соңгы көнгә кадәр аның таянычы, үзе әйтмешли, генералы булды. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына да китерү дә кыен иде. Ике якның да туганнарын хөрмәт итеп яшәделәр, студент елларындагы дуслыкны гомерләренең ахыргы көннәренә кадәр саклап калдылар.

Әтием курайда уйный, матур итеп җырлый, ә әнием бик оста бии иде. Алар туганнарының-дусларының туйларын, бәйрәмнәрен алып бардылар. 
Без үз тормышыбызны корып, балалар үстергәндә дә әти-әниебез төп таянычыбыз булды. Алар оныкларын үстерешергә һәрьяклап ярдәм иттеләр. Зур кызым БДИны беренче тапшыручы булды. Хәтерлим, әнием аның имтиханнан кайтканын борчылып, тәмле ризыклар пешереп көтеп торды. Шөкер, әниемә оныкчыгы Милананы да күрергә насыйп булды. 

Әнием бакчаны бик ярата иде. Ул помидор-кыярлар, җиләкләр үстерде. Без атна саен шунда җыелып, ялларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрә идек. Әнием безне хушан, бәлеш, мантый белән сыйлый иде. 

Әнием 69 яшендә генә эштән үзе теләп китсә дә, моны авыр кабул итте. Әмма алар төшенкелеккә бирелмәделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Ял итәргә йөрделәр, туган якларына кайттылар. 

Әнием бар яктан да кешеләргә үрнәк булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул матур итеп киенде, чәчен ясатып, иреннәрен буяп йөрде. Безгә һәрвакыт: «Үз-үзегезне карагыз, кыяфәтегез дә, күңелегез дә матур булсын!» – ди иде. 

Кадерле кешебезнең вафатын бик авыр кичердек. 2015 елның 27 декабрендә бергәләп әнинең туган көнен билгеләп үттек. Яшьлекләрен искә алдык. Әнием авырса да, әкрен генә йөреп тора иде әле. 29 декабрьдә ванна бүлмәсенә барганда аның хәле начарланган. Ашыгыч ярдәм хезмәте реанимация чаралары күрсә дә, әниебезне саклап кала алмадылар.

Әтиебез, пар канаты сынгач, бик нык биреште. Римма исемен теленнән дә төшермәде. Римма янына китәм дип тә куркыткалады. Без бергәләп әнинең каберенә барып йөрдек. Әтием әни яныннан үзенә урын калдыртты. 85 яшендә әтиебез дә мәңгелеккә китеп барды. Исән-сау вакытларындагы кебек,  хәзер дә кадерле кешеләребез бергә. Урыннары җәннәттә булсын. 

Резидә Юсупова, «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы: 
– Римма Миңнулловнаны рәхмәт белән еш искә алам мин. Ире Карл Мөхәтович белән алар минем якташым иде. «Нур» газетасында эшләгәндә  аның белән интервью да эшләгән идем, яраткан иде, шуннан аралашып киттек. Киңәшәсе булса, туп-туры үземә кил, ди торган иде. Озак еллар 8нче хастаханәне житәкләде Римма Миңнулловна. Мин аның кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтенә сокланып карый идем. Һәм матурлыгына таң кала идем, аягында һәрвакыт биек үкчәле туфли, ә үзе баскан җирендә тик тора алмый. Ул институтны тәмамлагач, Мөслимдә участок хастаханәсендә терапевт булган. Олы кызы Резидә исемле, әни дә, аларга кызыгып, миңа шул исемне сайлаган. 

Римма апа миңа тормышымның иң авыр вакытларында ярдәм кулын сузды. Хәер, Чаллыда һәм районнарда да Римма Миңнулловнаның игелеген күргән кешеләр байтактыр. Минем үз очрагымны сөйлисем килә.

Авылда яшәүче әткәебез тик торган жиреннән авырый башлады. Әле бер җире, әле икенче жире. Районда хастаханәдә ятып чыкты, файдасы тимәде.  Шуннан соң Чаллыга БСМПга алып килдем. Соңгарак калганбыз, больница палатасында инсульт булды. Табиблар моңа кадәр дөрес дәваламаганнар  диделәр. Мондый авыруларны башка хастаханәдә дәвалыйлар иде, шунда күчерделәр. Анда Яңа ел бәйрәмнәренә туры килдек. Табиблар ял итә, дежур врачлар артык төпченеп тормый. Әткәйнең хәле начарайганнан-начарая, нишләргә белмим, медсестраларга ялынам, ярдәм итегез, дим. Үзем сорап уколлар алам. Яллардан чыккач, хастаханәдә бераз калдыруларын сорадым. Яшь табиб теләмичә генә ризалашты. Әткәй хәлсез. Табиб чакырып алып чыгарга кушты, ярдәм итеп булырына өмет калдырмады. Шунда елап Римма Миңнулловнага шалтыраттым. Ул анализларны сорап алды. Аннары госпитальгә алып килеп карыйк, диде.

Чатнама январь суыгы иде, әткәйне шунда алып киттем, андагы врачлар баш чайкап озатып калдылар. Алар бу кешенең яшисенә тамчы да ышанмыйлар иде, ахрысы. Римма апа әткәйне госпитальнең реанимация бүлегенә урнаштырды. Табиб, ул да якташым Наилә Мөхтәсиб кызы Иванова, медсестралар Лимуза Миннәхмәт кызы һәм Зилә. Рәхмәт яусын аларга да! Ышанасызмы, юкмы, ике атнадан әткәй аягына басып авылга кайтып китте. Елга ике мәртәбә табибларга күренеп, шуннан соң җиде ел яшәде. Үзе дә тормышны яратты, медицинаның көченә шулкадәр нык ышана иде. Әлбәттә, тәрбия дә житәрлек булды, соңгы көненә кадәр үз аягында йореп торды. Тик чире көчле иде. 

Хәзер әткәйне сагынып искә алмаган көнебез юк. Аңа иң кирәк чакта җылы кулларын сузган Римма Әхмәтова да һәрвакыт йөрәк түрендә. Чын күңелдән әйтелгән догаларым барып ирешсен, рухлары шат булсын иде. 

Римма Миңнулла кызын зурлап, олы рәхмәт белән искә алучылар күп булуына шикләнмим. Бәлки гомерен балалар укытуга багышлаган ире Карл Мөхәтович белән аларны искә алып кичә оештырыргадыр? Шунда бәлки бу  легендар шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү турында фикер хупланыр иде.

Азат  Фәтхетдинов, 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы:
– Римма Миңнулловна минем иң хөрмәт иткән кешеләремнең берсе иде. Ул Чаллының сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш кертеп, анда үз урынын булдырган абруйлы шәхес. 8нче поликлиниканы аның исеменнән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул аның беренче баш табибы булды. Искиткеч оештыру сәләтенә ия җитәкче иде. Авыруларны игътибар белән тыңлап, тикшереп, дөрес диагноз куеп дәвалаучы киңкырлы табиб та булды. Ул терелткән кешеләр Мөслим районында, Чаллыда бик күп. Алар аны бүген дә фәкать хөрмәт белән, сагынып искә алалар.

Римма ханым ирен ихластан яраткан тугры хатын, уңган хуҗабикә, бик яхшы әни, яраткан әби дә булды. Ике кызы да әниләре укыган медицина институтын тәмамладылар. Икесе дә тормышта үз урыннарын табып, Чаллының хөрмәтле кешеләре дәрәҗәсенә ирештеләр.

Римма ханым күңелемдә бар яктан да матур кеше булып саклана. Без Римма һәм Карл Әхмәтовлар белән гаилә дуслары булып, тату яшәдек. Шундый олы җанлы, ярдәмчел, пөхтә, ихлас кешеләр белән очраштырып, бергә эшләткән, бергә бәйрәмнәр үткәрү мөмкинлеге биргән өчен мин язмышыма бик рәхмәтлемен. 

/ Фотолар гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар сәламәтлек саклау атказанган табиб ак чәчәкләр