Дагстанга ярдәм итүдән туктамыйбыз
Дагстанда көчле яңгырлар аркасында килеп чыккан су басу зыяны белән көрәш дәвам итә.
Мәгълүм булганча, биредә табигать бәла-казасы аркасында, күпләрнең йорт-җиренә зыян килде. 20 районда өйләр су астында калды, халык электрдан, эчә торган чиста судан мәхрүм, меңләгән кеше эвакуацияләнде.
Хакимият әле килгән зыян күләмен бәяли. Баш өстендә түбәсез калучылар саны меңләгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, һава торышы аркасында төбәктә 42 торак пунктта 9,8 мең йортны су баскан.
Көн дә уздырыла торган оператив штаб хәбәр итүенчә, явым-төшемнәр аркасында 20 меңгә якын абонент электр энергиясеннән башка кала. Торгызу эшләре барлык участокларда алып барыла. Республикага ярдәмгә Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачай-Чиркәс һәм Ставрополь крае белгечләре килгән.
19 торак пунктта газ сүндерелгән иде, хәзер газсыз бер генә торак кала – Акушин районында. Беренчел мәгълүматлар буенча, торгызу эшләре ишелүләр белән бәйле катлаулы вәзгыять аркасында 17 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Республикада һәркемгә – 15 675 сум, милкенә зыян килүчеләргә – 156 750 сум акча түләргә җыеналар. Әлегә 160 мең кешедән гаризалар кабул ителгән. Урамда калучылар өчен бу акчалар гына җитми, өстәвенә түләүләрнең килгәнен көтеп торырга кирәк, ә Дагыстан халкына ярдәм инде бүген кирәк. Әлеге республикада яшәүчеләр килгән зыянны күреп «ах» итәләр, бер-берсенә авыр хәлдә ярдәм итәргә тырышалар.
Без Махачкала янындагы районда яшәүче Айбикә исемле ханым белән элемтәгә кердек. Ул шәһәргә бу көннәрдә генә чыккан әле.
«Махачкаладан Каспийск шәһәренә барырга кирәк иде. Юлларны су баскан. Моңа кадәр бу хәлләрне интернеттан, телевизордан гына күзәтеп тора идем. Безнең йорт шәһәрдән 5 чакрым биектәрәк. Су подвалга гына керде. Автостанция тирәсе коточкыч! 4 катлы йорт су астында. Юлда ниләр генә күрмәдем, әйтеп бетерерлек түгел. Бу җимерекләргә карап: «Ничек торгызырга?» – дип уйладым. Без йортка фундамент ясарга гына 2 миллион сумнан артык акча тоттык. Дәүләт ярдәм итәр дип өметләнәм», – дип сөйләде ул.
Зыян күрүчеләргә Россия күләмендә ярдәм итәләр: хакимият тә, танылган шәхесләр дә, гади халык та үз өлешен кертергә тырыша. Татарстан халкы да мөселман кардәшләрне бу бәлада ялгыз калдырмады – Казандагы «Ният» хәйрия фонды 8 миллион сумга якын акча җыйды. Анда яшәүчеләргә беренче чиратта эчә торган чиста су кирәк, шуңа бу акчалар су алуга тотылачак.
ТР Диния Нәзарәте каршында эшләүче «Зәкят» фонды да Дагстанга 3 млн сум акча җыйды. Моннан тыш, фонд зыян күргән республика халкына 4 тонна эчә торган чиста су да җибәрде.
Шәһәрдәшләр дә ярдәм чраларыннан читтә калмады – алар зыян күрүчеләргә булдыралганча матди ярдәм күрсәтәләр. Акча җыюны оештыручы шәхси затлар да, фондлар да бар. Мәсәлән, «Капелька» фонды зур тырышлык белән 900 мең сумга якын акча җыйган. Фондның җитәкчесе Рамазан Исаев белән элемтәгә кердек:
«Без барыбыз да бер ил гражданнары, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш. Бүген бу хәл Дагыстанда, иртәгә кайда буласын беркем дә белми. Әлеге республика белән безне күп нәрсә бәйли. Без – дин кардәшләр, мөселманнар. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Сез бер тән кебек, бер өлеше авыртса, бөтен тән авыртуны сизә», – диелә. Бик күп кеше авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә теләк белдерде. Без акча җыю турындагы игъланнарны Чаллыда гына тараттык, чөнки һәр төбәк аерым җыя. Нигездә 50-100 сум җибәрделәр, 1000 сум салучылар да шактый булды. Сирәк булса да, 50 мең бирүчеләр дә табылды. Безнең фонд та бит «Капелька» дип атала – тамчыдан күл җыела. Хәзерге вакытта 900 мең сум акча тупланды».
Билгеле булганча, «Капелька» фонды Дагстандагы «Надежда» фонды белән хезмәттәшлек итә.
Бу республикасындагы иң эре фонды икән. Җитәкчесе Мурат Керимов барысын да контрольдә тота, Татарстан фондлары белән элемтәдә тора.
«Бу фонд ышанычлы, алар белән төрле форумнарда гел күрешеп торабыз. Шуңа да без мөстәкыйль рәвештә эшләмичә, аларга кушылырга булдык. Алар акчаны кирәк җиргә тотачак. Халыкка ни кирәк, шуны алачак. Кемгәдер йорт, каядыр инфраструктура булдыру зарур. Аларның бу акчаларны билгеләү буенча махсус штаблары эшли. «Надежда» фонды 500 миллион сум тирәсе акча җыйды. Бу аларның эшләү дәверендә җыелган иң эре сумма. Әмма бу финанслар гына да җитми әле. Мал-туар әрәм булды, чәчүлекләргә зыян килде, дамбалар, юллар, күперләр ни хәлдәдер, йортларны торгызасы бар. Без җыйган акча ярдәмнең бер кечкенә өлеше генә», – ди Рамазан Исаев.
Кайбер фондлар акча җыеп кына калмыйча, урында да ярдәм итәргә тырыша – җимерекләрне җыештыра, җирле халыкка булыша. Татарстаннан «Ният» фонды вәкилләре дә Дагстанга юл тотты. Казанда «Караван добра» урында су сатып алу белән шөгыльләнә.
Маркетплейслар, банклар кушымталарында да Дагстанда ярдәм итү буенча махсус акцияләр оештырыла. Билгеле бер реквизитлар аша счеттан теләгән сумманы күчерергә була. Шудай да, мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, акчаны хәйрия фондлары аша күчерү ышанычлырак.
Фото: фото https://ria.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев