“Дакар-2021” раллие башлана
Чаллыны данлаган спортчылар Дакарда 17 тапкыр җиңделәр.
Иртәгә “Дакар-2021” раллие башлана
Җәддәдә Кызыл диңгез буенда иртәгә чираттагы Дакар ярышларына старт бирелә. Бу 43нче ярышлар. Согуд Гарәбстанында мондый зур ярышлар икенче тапкыр. Ә “КАМАЗ-Мастер” командасы өчен бу 30нчы узыш. Чаллыны данлаган спортчылар Дакарда 17 тапкыр җиңделәр. Юбилей раллиенда 4 экипа катнаша. Бу юлы Россия, Татарстан данын
Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажлары яклый. Чаллы егетләренә уңышлар юлдаш булсын! Җанатралары алардан фәкать җиңү көтә. Спортчыларыбыз исән-сау булып, Чаллыга җиңү белән кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев