Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Дания Дәүләтьянова: «Иске җиһазларга «яңа сулыш» өрәм»

Кырныш авылында гомер итүче шәһәрдәшебез эшләре белән таныштырды.

– Мин үзем иске, тарихлы әйберләр яратам. Туган ягым Мамадыш районы Югары Кыерлы авылыннан алып кайткан буфет – әнә шундый. Абыем Госман тугач, әнием декрет акчасына аны күрше авылдан, Балык Бистәсе районыннан бер абзыйдан алган. Аның куллары алтын булган, күрәсең, буфетны ул үзе ясаган. Мин  бу шкафны бәләкәйдән бик яраттым. Абыема да алып китәм, дип әйтеп куйдым.  

Ирем хәрби иде, аның белән шактый еллар Ерак Көнчыгышта яшәдек, аннары Чаллыга кайттык. Мин сәүдә өлкәсендә эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, Тукай районы Кырныш авылында үзебез өй салдык. Шкафны шунда алып килдек. 
Лак белән капланган агач шкафның эче, нишләптер, зәңгәр буяу белән буялган иде. Ишекләре пыяла. Куптара алган кадәр лакларын алып, наждак кәгазе белән чистарттым. Куллар арыгач, майсызландыра торган сыеклык та сөрттем. 

Авыл өендә яшәүче бер блогерның иске өй җиһазларын яңартуын карарга ярата идем. Ул яңадан буяр алдыннан грунтовка белән капларга киңәш итә. Шулай иттем. Хәзер бит кибетләрдә җаның ни тели, бар да бар, шул исәптән кирәкле сыекча, буяулар да. Буфетны мин ак итәргә булдым. Төсе дә өслеге дә тигез булсын өчен 3 кат акрил буяу белән капладым. 

Якыннан караганда барып җитмәгән яклары да бар инде аның, шулай да бик матур килеп чыкты. Бу эшне ялларда гына башкардым, шуңа, башыннан азагынача 3 айлап вакыт киткәндер. 

Аннары ирем Рамил Равиловичның әнисе үлгәч, аның туган ягы – Пермь өлкәсе Губаха шәһәреннән ике иске урындык алып кайттык. 60-70нче елларда эшләнгән, заманасы өчен бик сыйфатлы булган алар. 
Иптәшем шуларны сүтеп, иске япмаларын, поролоннарын алып ташлап, кирәкле урыннарын төзәтеп, яңадан җыйды. Мин аларны да акка буядым. Утыргычларына яңа гобелен тарттырдык. 

Аннары әтиемнең апасыннан «венский» дип аталган фигуралы 4 урындык алып кайттык. Аларны да яңарттык. 
Җиһазларга бу рәвешле «яңа сулыш» өрүе миңа бик ошый. Беренчедән, аларның сыйфаты әлегәчә менә дигән, ташларга кызганыч. Икенчедән, өй салганда артык акча булмый бит инде ул. Ә мин әби өйрәткәнчә яшим – исраф итмәскә тырышам. Өченчедән, мин гомумән, кул эшләрен яратам.
Элегрәк, дефицит заманда бик нык бәйли идем – күлмәкләр, кофталар, гамашлар, кызыма киемнәр дисеңме... Тегү буенча курслар да бетердем. Хәзер менә макраме, ротангатан чүлмәкләр үрергә өйрәнәм. Бу шөгыльләрем күңелемне тынычландыра. Аннары холкым да кызыксынучан – берәр кызык, матур идея күрсәм, шуны өйрәнмичә түзә алмыйм. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев