Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дания Дәүләтьянова: «Туган авылым кешеләрен яратам»

Кечеләргә яратып наный, җимешем, җимешкәем дип, олыларга апай, абый, ә якын туганнарга алма апай, туган апай дип эндәшәләр.

Туган авылым Югары Кыерлы тау битен колачлап агучы Берсут елгасы куенына урнашкан. Бер ягында тау булса, икенче яктан терәлеп үк диярлек урман били аны. Җир җиләгенә бай яланнар, чишмә-инешләр – барысы да мулдан туган ягым Мамадыш районында!
Киң күңелле, ачык йөзле, эчкерсез, тәмле телле минем авылдашларым. Бездә кечеләргә яратып наный, җимешем, җимешкәем дип, олыларга апай, абый, ә якын туганнарга алма апай, туган апай (абый) дип эндәшәләр. 

Бер-берсенә бик ярдәмчел халык яши бездә. Күршенең, туганнарның эшен күмәкләп эшләү гадәти күренеш. Яшь вакытта булган бер хәл күңелемдә уелып калган. Печән өсте иде. Куршеләргә бер машина печән кайтардылар. Без гаилә белән төшке ашта. Арабызда яңа гына никахлашкан апам белән җизни дә бар. Берзаман болыт кабарып яңгыр төшкәли башлады. Без барыбыз да ашыбызны ташлап, сәнәкләребезне алып күршеләргә ярдәмгә йөгердек. Яңгыр чылатканчы печәннәрен кертешеп бетерү иде теләгебез. Шунда жизнәбез шаккатып, бездә булса кеше менә тегеләрнең печәннәренә шәп була инде бу яңгыр дип сөенеп утырачак иде, диде. Шул вакытта бик горурланган идем.

Авылыбыздан чыккан бөек, илгә танылган шәхесләр булмаса да, авылыбыз исеменә тап төшерүчеләр дә юк, Аллага шөкер! Динебезне санлаучы, тәртипле халык яши бездә.
Бу язмамда күршеләремә аеруча яратуымны, рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әти-әниемнәр белән дус-тату булып яшәгән күршеләрдән берничә әби генә калып бара инде. Мәрзия апа, Галия апай, Нурзидә апай, Наилә апа, рәхмәт, яхшы, якын күршеләр булганыгыз, һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торганыгыз өчен! Сез – урамыбыз күрке. Беркайчан да телгә килеп, ямьсезләшеп йөрмәдегез. Бөтен эшләр уртак иде. Язын өй юу, бәрәңге утыртышу, печән өешү... Безгә дә шундый үрнәк күрсәтеп калдырдыгыз. Саулык белән озын гомерләр телим сезгә.

Үземне белә башлаганда әле авылларда һәр йортта да мунча юк иде. Безнең урамда да очыбызга бер мунча – Гаптел бабайларның кара җир асты мунчалары бар иде. Ул көн саен бер гаилә тарафыннан чиратлашып ягыла. Чираты җиткән кеше суын китерә, утынын кертә. Гаиләсе юынып беткәч, суы, җылысы калса, күршеләргә дә кереп юынып чыгарга тәкъдим ителә иде. Һәрбер кеше мунчалы булгач та Гаптел бабайлар озак кына яктылар кара мунчаны. Җәйге челләдә ул мунчаның хуш исләре бөтен урамга тарала иде. 
Әти-әни үрнәгендә безнең оч балалары да бик тату, дус булып уйнап үстек. Балалык белән сугышкан чаклар да булгандыр, ләкин әти-әниләрнең безнең аркада сүзгә килеп, дошманлашып йөргәннәре булмады. 
Үсә төшкәч кичке уеннар оештыра идек очыбызда, клубка да бергә бара, бергә кайта идек, аннары таңга кадәр бүрәнә өстендә сөйләшеп, уеннар уйнап утыра идек. 
Бүген авылыбызда яшьләргә эш юк, сигезъеллык мәктәбебездә дә йозак эленеп тора. Бу бик аяныч хәл. Шуңа да карамастан, авылыбыз төз. Җимерек, хуҗасыз йортлар юк. Элек чыгып киткән авылдашлар лаеклы ялга чыккач, авылда йорт салып яки хуҗасыз калган йортларны төзекләндереп, туган йортларына кире кайтып яшәп яталар. Җәйләрен авыл оныклар тавышы белән җанлана. 
Яхшы гына эшмәкәр табылып, берәр җитештерү оешмасы ачып, авылыма яңа сулыш өрсә иде дигән якты теләк яши. Тормышка ашсын!

Дания Дәүләтьянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев