Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров һиндча җырлый башлаган

Пародист Данир Сабиров һиндча җырлаган һәм биегән видео куйган. «Минем һиндча иртәм», - дип тә язган ул.

Инстачылар шулкадәр игътибарлы ки, стенадагы сәгатьне күреп алганнар, ә анда — 15.30.

«Шулкадәр йокласаң, йөрерсең әтәч кебек»; «Сез шул вакытта гына тордыгызмы?»; «Данир, сәгать „саткан“ сине, хәерле төндер, мөгаен»; «Иртәнге өчтә үк торасызмыни? Һиндстан вакыты белән ахры…», «Тихий час вакыты», — дип төрттергән виртуаль дуслары.

«Ничек бай яшиләр артистлар. Заводта станок артында гомер буе эшләсәң дә бу кадәр баеп булмый торгандыр. Эш кешесенә хөрмәт юк», — дип язган берәүгә инстачылар дәррәү кубып ябышкан.

«Сез дә артист булыгыз, бай булырсыз», «Кем ничек булдыра инде, сез дә җырлап карагыз, бәлки баеп китәрсез», «Уйнагыз да җырлагыз, череп баегыз. Станок артында гомерегезне уздырмагыз», «Эшләп кем баеган, сез дә артист булып карагыз», — дип комментарий калдырганнар «байлыкка кызыгучыга».

«Сез иҗатымны, эшемнең нәтиҗәсен күреп көясез. Сез мине завод хуҗасы белнә чагыштырыгыз. Миңа калса, алар тагын да байрак яши. Сезгә җиңелрәк булсын дип кенә язам», — дип җавап биргән Данир Сабиров.

Әлбәттә, бик күпләр артистның талантына соклана, кәефләрен күтәрүләре өчен рәхмәт белдерә һәм «һинд иртәсе»нең дәвамын көтә. «Маңгаегызда кызыл тамга юк», — дип тә язган берәү.

 

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/danir-sabirov-indcha-yrlyy-bashlagan/

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев