Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Данир Сабиров төркемендә бәхетсезлек

Концерт алдыннан баянчыны ашыгыч ярдәм хезмәте алып киткән.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның Башкортостанда гастрольләре дәвам итә. Красноусольскийдагы концерт алдыннан көтелмәгән хәл килеп чыккан. Мәдәният йортына кергәндә баскычта егылып баянчы Роберт аягын сындырган. Аны ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып киткән.

«Ярый әле, биюче аягын авырттырмаган. Робертның безгә кулы гына кирәк дип, аягын да баса алмаган Робертны тәгәрмәчле тартмага утыртып сәхнәгә алып чыктык. Утырып кына уйный бәгырькәем», – ди Данир Сабиров.

Ул үзенең дә чирле килеш чыгыш ясавын искә төшергән.

«Нишлисең инде, эшебез шул. Сәхнә дип янып яшибез. Үзем дә бил үзәккә тиеп авырткан чакларда да, бәхетле кыяфәт ясап, биегән булам», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чп Шоубизнес Данир Сабиров