Даниядә чикмән һәм никабтан урамга чыгуны рәсми рәвештә тыярга җыеналар
Дания урамга чикмән һәм никабтан чыгу рәсми төстә тыелган Европа илләре исемлеген тулыландырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Дания Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән шул хактагы закон проекты март ахырында парламент каравына тапшырылып, хуплау табар дип көтелә. Закон проекты авторлары традицион мөселман киемнәре - чикмән һәм никаб турында гына сүз...
Дания урамга чикмән һәм никабтан чыгу рәсми төстә тыелган Европа илләре исемлеген тулыландырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Дания Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән шул хактагы закон проекты март ахырында парламент каравына тапшырылып, хуплау табар дип көтелә. Закон проекты авторлары традицион мөселман киемнәре - чикмән һәм никаб турында гына сүз алып бармый - «битне каплый торган барлык киемнәр»не дә тыю күздә тотыла. Закон бозучыларга штраф күләме 1000 Дания кронасы (168 доллар) тәшкил итә. Икенче тапкыр тотсалар, аның күләме ун тапкыр арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев