Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Данлыклы Хәлфиннәр нәселе - ФОТОЛАР

Типтәр катламыннан булган Хәлфиннәр XVIII йөз башында ук Теләнче-Тамак авылында (хәзерге Тукай районы) яшәгәннәр.

Хәлфиннәр – татар тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр нәселе. Алар арасында зыялылар, сәүдәгәр-сәнәгатьчеләр, дин әһелләре, хәйриячеләр бар. 

Типтәр катламыннан булган Хәлфиннәр XVIII йөз башында ук Теләнче-Тамак авылында (хәзерге Тукай районы) яшәгәннәр.

Мөхәммәтнәҗип Хәлфин 1886 елның 12 июнендә Теләнче-Тамак авылында Мөхәммәтлатыйф Хәлфин гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе – Хәлфиннәр нәселеннән эшмәкәр Мөхәммәтлатыйф Габдрахман улы, әнисе Хәмидә Сарысаз Тәкермән (хәзерге Сарман районы) авылыннан сәүдәгәр Токтамышевлар нәселеннән. Әтисе Теләнче-Тамак авылында су тегермәне белән хуҗалык иткән. 1881 елда кышкы айларда отряд белән Стахеевларга, 1887 елдан Сарысаз Тәкермән авылы вакытлы сәүдәгәре Токтамышевка хезмәт күрсәткән.

Эшмәкәр Хәлфиннәр (XIX-XX гасыр башы)

XIX гасырның соңгы чирегендә Мөхәммәтсадыйкның уллары Зариф белән Гариф сәүдә эшләрен җәелдереп җибәрәләр. Алар Минзәлә өязе базарлары – Нөркәй, Яңа Маҗын, Иске Кәшер, Карамалы авылларында мануфактура товарлары (кызыл мал) белән сату итәләр. Һәрбер җирлектә ярдәмчеләре (приказчик) хезмәт күрсәтә. 

XIX гасыр ахыры хисап исемлегендә еллык керемнәре 100 сумнан 350 сумга чаклы булса, ХХ гасыр башында 500 сумга кадәр җитә. Шулай ук 1917 елда Теләнче-Тамак авылындагы мануфактура товарлары сата торган таш кибет (янында склад) һәм бакалея, савыт-саба лавкаларыннан алар 212 сум табыш алганнар.

Хәлфиннәр XIX гасыр ахырында Минзәләнең 1нче гильдия сәүдәгәре дәрәҗәсенә ирешәләр. 

Рәсәй империясендә ХХ гасыр башында гаилә ширкәтләре төзелә башлый. Минзәлә өязендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче иң эре сәүдә йорты Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевларныкы булса, икенче урында «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте санала. Документта эшчәнлек нәтиҗәсе итеп «чәй, шикәр, чимал, икмәк, мануфактура һәм беренче разряд товарлары белән сәүдә итәргә мөмкин булган товарлар» дип күрсәтелгән. Аларның Яр Чаллы, Теләнче-Тамак, Шуган һәм Актаныш авылларында да даими сәүдә урыннары булган.

Азык-төлек белән сәүдә итүдән кала, алар Минзәлә өязенең күп кенә авылларыннан икмәк җыю эшен җайга салалар. Бу эшне күбесенчә агентлар башкарган. Аларның күп кенә авылларда икмәк саклау өчен амбарлары булган. 
ХХ гасыр башында аларның Чулман ярында урнашкан җиде ташлы пар тегермәне, Чураш, Теләнче-Тамак, Сөлек, Шуган, Түбән Суранчак авылларында ике ташлы су тегермәннәре булган. 

Яр Чаллыда урнашкан «Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының күчемсез милке шактый бай булган. Мәсәлән, 1913-1914 елларда берничә киптерү җайланмасы, пар тегермәне, сигез икмәк склады булуы мәгълүм. Башка шәһәрләргә икмәк сату (су юлы белән) аларга елга 900 мең сум табыш китергән. 

1817 елда Чулманда беренче пар суднолары барлыкка килә. Алар Идел буе шәһәрләре арасында һәм Пермь, Уфа кебек шәһәрләргә дә даими рейслар ясый башлыйлар. Бу, үз чиратында, XIX гасырның беренче яртысында Чаллы пристане барлыкка килүгә этәргеч була. 

«Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йорты икмәк товарларын илнең төрле шәһәрләренә җибәргәннәр. 1914 елгы навигация сезонында гына Яр Чаллы пристаненнан А.Ф.Тимохов, А.А.Пешехонов, Я.П Рукавишников һәм үзләренең баржаларында Рыбинск шәһәренә барлыгы 652468 пот арыш оны, солы һәм карабодай ярмасы озаталар. Хәлфиннәрнең приказчиклары Минзәлә төбәгеннән генә түгел, Казан, Мамадыш һәм башка өязләрдән дә килеп ялланганнар. 

Хәйриячелек

Сәүдәгәр Хәлфиннәр халыкка кылган игелекле гамәлләре белән якты истәлекләр калдырганнар. Туган авылларындагы мәчет, мәдрәсәләргә һәм мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итеп торганнар. 1878 елда икенче мәхәллә өчен Зариф Садыйк улы агач мәчет салдырган. 1913 елда мәхәллә халкы яңа мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать итә һәм 1914 елда мәчет «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте ярдәмендә төзелеп бетә. 1998 елда ул торгызылган. «Типтәр мәчете» бүгенге көнгә кадәр сакланган. Кызганыч, 1904 елда салынган ике катлы ир балалар мәдрәсәсе, таш кибетләр, тегермән һәм амбар урыннары хәзерге чорда ташландык хәлдә.

Хәйрияче байлар Яр Чаллыда да мәчет, ятим балалар йорты, Олы Чакмак авылында (хәзерге Мөслим районы) таштан мәчет төзеткәннәр. Шулай ук Шакир Садыйк улы 1916 елда Николай IIдән Бөгелмә белән Чаллы арасында тимер юл салуга рөхсәт алуга ирешкән.

Хәлфиннәрнең Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында урнашкан утарлары «биек кирпеч белән әйләндереп алынган. Ишегалдында икешәр катлы өч таш йорт, күп санда таш складлар, ат абзарлары, ризык саклау урыннары, ашханә һ. б. урнашкан. Ихаталары барлыгы 1500 кв. метр тәшкил иткән», – дип искә алына авыл халкы хәтерендә сакланган истәлекләрдә.

Утардагы биналар хәзергәчә сакланган. Аларның берсендә 1964 елдан сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп эшләп килә. Бу таш пулатлар Барокко элементлары кертеп, барлык төзү материалларын ат белән ташып, бернинди механизм кулланмыйча төзелгән була. Ремонт булуга карамастан, биналарда әлеге элементлар өлешчә сакланган. Бу йортлар таш диварлар белән әйләндереп алынган, алар хәзерге көндә дә үз халәтен җуймаган. Монда, йортлардан тыш, таш складлар, ат абзарлары, ризык саклый торган урыннар, ашханә булган. Хуҗалык биналарының исән калганнарында мәктәпнең кирәк-ярак складлары урнашкан. Ишегалдына керү ике яктан булган. Бүген дә капка урыннары үзгәрмәгән. Мәктәптә Хәлфиннәргә багышланган музей да эшләп килә.

Яр Чаллы шәһәрендә 1908 елда төзелгән Хәлфиннәр йорты төзекләндерелгән.

Тарихи фотосурәтләр белән чагыштырганда, тышкы яктан берни дә үзгәрмәгән диярлек. Цокольне кирпеч белән тышласалар да, йорт элеккеге тарихи мәгънәсен югалтмаган.

Бертуган Хәлфиннәр Минзәлә төбәгендә үзләренең игелекле эшләре белән тирән эз калдырган нәсел. Алар ярдәмчел, укымышлы, алдынгы карашлы, зур капитал туплаган миллионер байлар булганнар. Хәзер дә авыл халкы аларны хәтерли, ихтирам белән искә ала. Туганнары нәсел тарихы белән кызыксыналар, дәвамчылары арасында атказанган фән, мәдәният эшлеклеләре һәм башка профессия кешеләре дә күп.

Нәҗип Хәлфин биографиясеннән

Яраткан язучыбыз, әдәбият галиме М.Мәһдиев Нәҗип Хәлфинне «Соңгы могикан» дип атый. Аның шәхси архивын җентекләп өйрәнә, хатлар алыша. Аңарга Н.Хәлфиннең биографиясен ачыкларга Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза Габдрәхимова да булыша.

ТР Дәүләт архивында император университеты студенты Нәҗип Хәлфиннең шәхси эш папкасы саклана. 1907 елны ул өлгергәнлек аттестаты алу максаты белән Казанга килә. 1908 елның 28 апрелендә Казан Татар Укытучылар мәктәбен тәмамлап, башлангыч рус-татар училищесы укытучысы дигән таныклык ала.

Хәлфиннәрнең Гаяз Исхакый белән аралашуларын искә алып китү урынлы булыр. Ул аларга Теләнче-Тамакка кунакка да килеп йөри. Г.Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасы Теләнче-Тамак авылында Хәлфиннәр утарында булган хәлләрдән, шундагы шәхесләрдән алынып язылган. 

Казанда укыган чорда Н. Хәлфин галимнәрнең хезмәтләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә башлый. 1907-1908 елларда «Ни өчен? Польша ихтилялы вакытына даир» (Л.Н. Толстой), «Казан тарихы» (Карл Фукс), «Болгар хәрабәләре һәм борынгы болгарлар» (Турнерелли Эдвард) дигән тарихи китапларны татар теленә тәрҗемә итә.

Шул ук вакытта, 2нче ирләр гимназиясендә укуын дәвам итә: латин, француз телләрен өйрәнә. 1910 елның май аенда гимназияне тәмамлый. 1910 елның 8 июлендә университетка кабул итүләрен сорап гариза яза һәм тиешле документларның күчермәләрен тапшыра.

Документлар арасында бер гариза игътибарны җәлеп итте. 1911 елның 11 сентябрендә студент Н.Хәлфин башка диндәге Вера Ивановна Иевлева белән законлы никахлашырга рөхсәт сорап ректор исеменә гариза яза. Гасыр башында мондый очраклар прогрессив яшьләр арасында очрый торган хәл. Соңрак Бакуда яшәгәндә Мәрьям Гобәйдуллина һәм Гайшә Апанаеваларга өйләнгәне билгеле. 

1914 елда, Бөтендөнья сугышы башлангач, университет студентлары составында Казан дары заводына эшкә җибәрелә. 1916 елда ул дары заводында эшләгән килеш университетны тәмамлый.

Укытучылар курсларында укыта һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1918 елның җәендә Буадагы укытучылар курсында укыткан чорда үпкә туберкулезы белән авырый башлый һәм дәвалану максаты белән Ялтага китә. 1919-1921 елларда Ялта өяз халык мәгарифе системасында мәктәп инструкторы һәм татар мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Баку университетында 1934-1937 елларда география факультетының деканы була. Күп кенә хезмәтләр авторы. Ул Азәрбайҗанда төбәкне өйрәнә башлый, география терминнарының сүзлеген бастырып чыгара.

1937 елда Нәҗип Хәлфинне «халык дошманы» дип кулга алалар һәм 13 октябрьдә атып үтерәләр. 1957 елда суд органнары аны реабилитацияли.

Үткән тарихыбызда мондый кызганычлы язмышлар күп очрый. Әмма зыялы шәхесләребезне искә алу, тормыш юлларын, хезмәтләрен өйрәнеп киләчәк буыннарга ирештерү изге бурычыбыз булып кала.

Халидә Баһаветдинова, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре.

Чыганак: Фәнни-документаль журнал «Гасырлар авазы – Эхо веков», № 2. 

Айдар Фәхретдинов булышлыгы белән әзерләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев