Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Дума депутаты Николай Валуев хуҗасыз этләрне йоклату яклы

Ул балага эт ташлануга карата фикерен белдерде.

Бокс буенча дөнья чемпиона, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев Яшел Үзән районы Васильево поселогында этләр талаган бала белән бәйле вакыйгага карата үзенең фикерен белдерде. 

Исегезгезә төшерәбез, узган атна азагында Васильевода мәктәптән кайтучы балага автобус тукталышында 10лап эт ташлана. Кыз аңын югалтып егыла. Аны бер хатын-кыз коткарып кала. Баланы җәрәхәтләр белән Казанның балалар республика клиник хастаханәсенә озатлар. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә. Хәле авыр дип бәяләнә. 

Николай Валуев хуҗасыз этләрне укол кадап йоклатырга кирәк дип белдерде. Ул хайваннарны яклаучыларга каршы чыкты.

«Йоклатмасаң эт көтүе кешеләргә һөҗүм итүдән туктамаячак. Этләр барыбер ертыкычлар. Алардан котылуның иң нәтиҗәле чарасы – йоклату. Яшел Үзәндәге кебек хәлләр фәкать кешеләрнең гаебе белән килеп чыга», – ди ул. 

Аның фикеренчә, кешеләр хуҗасыз этләрнең артуына мөмкинлек биргән.

Тикшерү эшләре дәвам итә. Әлеге фаҗиганы РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин контрольгә  алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Бастрыкин эт талап үтерде баланы эт талады Яшел Үзән Валуев