Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасында мобилизациягә кагылышлы сорауга ачыклык керттеләр

Россиядә мобилизация үткәрү планлаштырылмавын белдерделәр

Бүгенге көндә Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылыш үткәрелми һәм планлаштырылмый, дип белдерде Дәүләт Думасының Саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов. «Ул юк һәм планлаштырылмый», – дип яза «ТАСС» депутат сүзләрен.

Ул искәрткәнчә, хәрби комиссариатларга чакыру повесткалары алуның яңа кагыйдәләре вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларга (срочникларга) гына түгел, ә барлык хәрби бурычлыларга да кагылачак. Бу нормалар мобилизацияләнгән кешеләргә кагылмаячак, чөнки алар инде Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итә.

Кичә Картаполов белдергәнчә, 11 апрельдә Дәүләт Думасында хәрби бурычлыларга электрон повесткалар җибәрү турында төзәтмәләр каралачак, повесткаларны алганнан соң аларга хәрби комиссариатка барырга кирәк. Шулай ук ук хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр өчен чикләүләр кертү күздә тотыла. Аерым алганда, Россия Федерациясеннән чыгу һәм транспорт чаралары белән идарә итү, күчемсез милек сату яки сатып алу, шулай ук кредитлар рәсмиләштерү тыелачак. Моннан тыш, хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция