Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк

Бу үзгәреш январның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле кертелә.

    Январның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, Татарстанда яшәүчеләр, банк счетларына күчерелә торган бала пособияләрен 28 декабрьгә кадәр алачак.
     Бу вакытка Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә: 
•    17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
•    эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие;
•     беренче балага 3 яшькә кадәр түләү;
•    чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие;
•    ана капиталыннан айлык түләү.

       Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
       Январь ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк. 
       Сораулар  булган очракта 8-800-1-00000-1 телефоны буенча  Социаль фондның  Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация алырга мөмкин. (дүшәмбе- пәнҗешәмбер  8дән 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8дән 15 сәгать 45 минутка кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев