Декабрь аенда Чаллы ишегалларын төзекләндерү буенча җыелышлар уза
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда нинди кыенлыклар бар, ремонт вакытында кайсы темалар иң бәхәсле санала, алардан чыгу юлын ничек табалар? Бу хакта Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Фидәрис Хәбибуллин белән сөйләштек.
Декабрь аенда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2025нче елда төзекләндереләчәк ишегалларында очрашулар оештырылачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» Фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
6 декабрьгә кадәр 13 район буенча проект оешмасы эшләгән төзекләндерү схемасы төзелергә тиеш. Аннары алар халыкка тәкъдим ителеп, милекчеләр җыелышының протоколы әзерләнә. Март ахырына кадәр республикада җиһазлар сатып алу һәм кешеләрнең бар гозерләре исәпкә алынган яңартылган схемалар булдырылачак.
Чаллының Комсомол районында быел 27 ишегалды (шәһәр буенча – 71) яңартылды. Бу, нигездә, шәһәрдә иң беренче булып төзелгән йортлар янындагы территорияләр. Программаны гамәлгә ашыруда нинди кыенлыклар бар, ремонт вакытында кайсы темалар иң бәхәсле санала, алардан чыгу юлын ничек табалар? Бу хакта Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Фидәрис Хәбибуллин белән сөйләштек.
Лариса Логинова Чаллының ГЭС бистәсендәге 5/12 йортында яши. Аларның гаиләсе монда 1969нчы елны ук күченеп килгән. «Мондый төпле ремонтны шуннан бирле күргәнебез булмады», – ди шәһәрдәшебез.
«Ишегалларын яңартканга сөенеп бетә алмыйм. Барысы да ошый – сукмаклар да, спорт мәйданчыклары да, утыргычлар да. Бу яктан бернинди дәгъвам да юк. Тик бер үтенечем бар – яңа, төзек урыннарны чисталыкта тотсыннар иде. Булганны үзебез саклап тотмасак, безгә тәртип каян килсен?!»
Чыннан да, биредә быел шактый эш башкарылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юллар һәм тротуарлар ремонтланган, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган, урам яктырткычлары куелган. Шулай ук балалар мәйданчыклары яңартылып, төрле спорт җиһазлары белән баетылган, каты-көнкүреш калдыклары өчен махсус мәйданчыклар булдырылган.
Комсомол районында программа буенча ГЭС бистәсенең 5нче, 6нчы, 8нче комплексларында 26 ишегалды һәм «Челныгорстрой» территориясендә 1 ишегалды төзекләндерелгән. Традиция буенча ремонт башланыр алдыннан район хакимияте вәкилләре ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрә.
«Әйтергә кирәк, елдан-ел халыктан бер үк сораулар килә: бу – өстәмә машина кую урыннары булдыру, балалар мәйданчыкларын койма белән уратып алу, йорт хайваннарын йөртү өчен махсус урыннар ясау. Бер ишегалдында хәтта фонтан төзү турында да сорадылар. Әгәр тәкъдимнәр безнең программа принципларына туры килсә һәм челтәр оешмаларының хокукларын кысмаса, ягъни, әйтик, җир астыннан узган җылылык яки су торбаларына зыян салу куркынычы булмаса, проектка үзгәрешләр кертәбез», – ди Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Фидәрис Хәбибуллин.
Аның сүзләренә караганда, әлеге районда программаны гамәлгә ашыру җитди үзенчәлекләргә ия. Чөнки торак фонды шактый таушалган. Йортлар төзегән вакытта стандартлар бер төрле булса, хәзер инде алар башка. Шуңа күрә, ишегалды территорияләрен заманча стандартларга туры китерү өчен кайдадыр юлны күтәртергә, ә кайдадыр, киресенчә, төшерергә туры килә. Шуның аркасында өстәмә баскычлар барлыкка килә. ГЭС бистәсенең тагын бер үзенчәлеге – агачлар күп булу. Алар 60-70нче елларда, шәһәрне актив төзегән вакытта утыртылган. Яшь буын агачларны кисәргә һәм парковкалар ясарга, ә өлкән буын саклап калырга тели.
«Аллага шөкер, без баланс табабыз. Әйтик, күпчелек соравы буенча машина кую урыннарын киңәйтәбез икән, киселгән агачлар урынына яңаларын утыртабыз. Карт каен һәм өрәңгеләрне яшь каен, нарат, чыршы, юкә балан агачлары алыштыра. Гадәттә, уртак тел табу өчен, без гомуми җыелышта күпфатирлы йорттан вәкаләтле вәкил сайлауларын сорыйбыз. Бу бик инициативалы һәм абруйлы кешеләр була. Бәхеткә, безнең районда андый кешеләр шактый. Җыелышка 20-30 кеше килә. Калганнары имзалар җыя башлагач активлаша», – ди Фидәрис Фәндәвисович.
Мәгълүм булганча, «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Рәисе башлангычы белән гамәлгә ашырыла башлады. Чаллыда әлеге вакыт аралыгында 6 млрд сумга барлыгы 422 ишегалды төзекләндерелде.
«Ул чор белән хәзерге эш алымнарын чагыштырганда зур аерма сизелә. Тизлек артты. Юл салу хезмәтләре тиешле тәҗрибә туплады, алар башка оешмалар, шул исәптән идарәче компанияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Халык та фикер алышуга активрак карый башлады. Бу бик тә уңай күренеш», – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев