Депрессиягә бирелмәс өчен нишләргә?
Көз көне еш кына кәеф булмый, йокы килә, пассивлык сизелә. Бу халәт һәр бишенче кешедә күзәтелә. Җәйге яллардан соң күпләр төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да үзенекен итә: көннәр кыскара, суыта, яңгырлар ява. Быелгы көз исә тагын да авыррак, шомлырак. Депрессиягә бирелмәс өчен нишләргә? Үз киңәшләрен коуч-психолог Илүзә Әминова бирә.
Тиккә генә көзге депрессия димиләр аны. Бердән, чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә нык тәэсир итә. Иң беренче чиратта, көн озынлыгының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерә. Нәтиҗәдә, кешенең активлыгы кими. Шуңа да депрессияне яктылык терапиясе белән дәвалыйлар, я булмаса, серотонин барлыкка китерә торган махсус дарулар билгелиләр.
Көзен кешедә яңа мәшәкатьләр барлыкка килә: балалар мәктәпкә китә, яллардан соң янә эшкә чыгарга кирәк. Борчулар арта, кеше яңа режим белән яши башлый. Кинәттән барлыкка килгән конфликтлар, стресс та депрессиягә сәбәпче була.
Шунысы да бар, депрессия нәселдәнлек белән дә тыгыз бәйләнгән. Кайбер кеше тумыштан ук махсус геннарга ия. Шунлыктан, кемдер депрессиягә тиз бирешә, ә кемдер әлеге чорны җиңеллек белән үткәрә.
Көзге хандра организмдагы табигый биоритмнарның үзгәреше аркасында килеп чыга. Көн яктысына бәйле рәвештә баш миендә гипофиз бизе гормон бүлеп чыгара. Көн якты булганда безнең яхшы кәеф өчен җавап бирә торган серотонин, ә инде көн болытлы булганда мелотонин бүленеп чыга. Шуның белән бәйле рәвештә көн кыскаргач, төннәр озынайгач, йокы гормоны – мелотонин күбрәк бүленә башлый һәм кешене йокыга тарта. Кайбер кеше көннең үзгәрүенә игътибар да итми, ә кемнәр бик сизгер, аларда көзге хандра барлыкка килә дә инде. Андыйлар төшенкелеккә тизрәк бирелә.
Күпмедер вакыттан соң организм табигатьнең мондый үзгәрешләренә өйрәнә һәм әлеге халәткә күнегә. Тик озакка сузылган депрессия очраклары да була.
Көзге депрессиянең симптомнары:
– начар йокы;
– кәефнең кинәт үзгәрүе;
– хәл китү;
– апатия;
– борчылу;
– ярсып китү.
Көзге депрессия вакытында үзеңне ничек тотарга?
– Саф һавада йөрергә.
– Аралашырга. Аны туктатмаска, ачык булырга, дусларың белән очрашырга.
– Матур кино карауны гадәткә кертергә. Депрессиягә кертә, елата торган фильмнар карамаска. Монда берәр күңелле гаилә киносы карарга киңәш ителә.
Әгәр сезне көзге хандра биләп алган икән, үзегезгә бер-ике көн моңаеп, күңелсезләнеп алырга ирек бирегез. Ләкин дөрес итеп күңелсезләнү кирәк. Мин сезгә берәр тәмле әйбер пешерергә яки сатып алырга, кайнар чәй ясарга, телевизор кабызырга, җылы пледка төренеп телевизор каршына утырырга һәм бераз елап алырга киңәш итәр идем. Яктылыкны арттырып, витаминнар эчеп тә үзеңнең халәтеңне яхшыртырга була. Менә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә көзге депрессиядән авыртуларсыз гына котылып булачак.
Көзге депрессия сездә ел да кабатлана икән, яхшы белгеч белән киңәшләшеп, профилактика чараларын кулланырга кирәк. Бу очракта махсус дарулар һәм психотерапия ярдәмгә килә. Сәламәтлек эмоциональ халәткә бәйле, шуңа да әлеге мәсьәләгә җитди карагыз. Вакытында дәваланмаган депрессия җитди авыруларга китерергә мөмкин. Үзегезне саклагыз!
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев