Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Динар Шәйгалләмов: «Мин хәзер тормышка башка күзлектән карыйм» - ФОТО, ВИДЕО

Шәһәрнең 37нче урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик чара үтте. Анда үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китеп, анда өч айга якын булып кайткан физкультура һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү фәннәре укытучысы Динар Шәйгалләмов чакырулы иде. Кичәдә шулай ук китапханәчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.

Чараны 37нче мәктәп китапханәчесе Әлфия Нурлыгаянова белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 17нче филиал китапханәсе хезмәткәре Фирая Гыйззәтуллина алып бардылар. Алар җыелганнарга Ватан, аны саклау-яклау турында сөйләделәр, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерделәр, бүгенге ир-егетләребезнең батырлыгы хакында сөйләделәр.

Мәктәп укучылары Ватан турында патриотик шигырьләр укыдылар, биеделәр. 

Алып баручылар хәрби хәрәкәтләрдә үз хезмәтләрен намус белән үткән, яу кырында батырларча һәлак булган якташлары – 37нче мәктәп укучылары Павел Довгань, Руслан Пестов һәм Игорь Казыханов турында аерым сөйләделәр. 

Павел Довганьның Чечня Республикасында хәрби задание башкарганда гомере өзелә. Аңа нибары 19 яшь була. Егеткә, үлгәннән соң, Батырлык Ордены тапшырыла. Руслан Пестов Молдавиянең Тирасполь шәһәрендә һәлак була. Аның турында бик җылы һәм матур итеп сөйләделәр алып баручылар. Шулай ук үлгәннән соң Батырлык Ордены һәм Россия Герое исеме бирелгән Игорь Казыхановның әнисенә язган соңгы хатын да укыдылар. «Әнием, борчылма! Барысы да әйбәт! Мин бик сак йөрим. Сагынуга түзәр чама юк! Туган өем турында уйлар миңа алга таба яшәргә көч бирә. Төшләремә туганнарым керсә, йокыдан уянасым да килми! Тагын бер кабатлыйм: борчылмагыз! Үзегезне саклагыз. Бөтен кешене дә минем исемнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлагыз! Сезне яратып, Игорь дип белерсез». Хатны укыганда бар кешенең күзенә яшь килде... Алып баручылар 2004 елда Игорь Казыханов истәлегенә мемориаль такта куелуы турында да әйттеләр. 

Аннары Украинада махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән шунда киткән Андрей Новичковны искә алдылар. Ул да 37нче мәктәпнең элеккеге укучысы. 22 яше дә туларга өлгермәгән егетнең гомере 2022 елның 30 октябрендә өзелгән. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә. 5 ноябрьдә үзе укыган мәктәптә Андрей Новичков истәлегенә дә мемориаль такта куела. 

Алга таба сүзне Украинада хәрби хезмәттә булып кайткан укытучы Динар Шәйгалләмовка бирделәр.

– Ничек итеп хезмәткә киттемме?! Бу минем гражданлык бурычым дип саныйм! Украинага эшкә дип бардым. «Алга» батальонына эләктем. Баштан безне Оренбург өлкәсенең Тоцкое бистәсенә алып киттеләр, монда бригадаларга бүлделәр. Аннары, олы машиналарга утырып, 28 августта Украинага чыгып киттек. Билгеләнгән урынга 3 сентябрьдә генә барып җиттек. Шунда хәрби хезмәт башланды да инде, өч айга якын окопларда яшәдек, безгә оборонаны саклап тору йөкләнде. Аерып әйтерлек ниндидер бер көн юк. Аның бөтенесе дә истә калырлык. Яу кырында булганда тормышка башка күзлектән карый башлыйсың икән. Бүген минем башка төрле кыйммәтләр. 

Кадерле яшьләр, әйтергә теләгәнем шул: туган җирегезне яратыгыз, үзегездә патриотлык рухы тәрбияләгез! Һәрвакытта да кеше булып калыгыз! Кешегә карата игътибарлы, ачык, ярдәмчел булырга өйрәнегез, – дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына Динар Дамирович.

 

Мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова коллегалары – олы йөрәкле, батыр ир-егет Динар Шәйгалләмов белән горурлануларын белдерде һәм бүләк тапшырды. 

– Динар Дамирович хезмәттә вакытта да безнең турында онытмады. Укытучылар көненә аннан котлау открыткасы алдык. Бөтен мәктәбебез белән куандык. Коллегабызга сак булуын, яу кырыннан исән-сау кайтуын теләдек, – диде Ләйсән Фәридовна. 

/ Гөлия Ибатуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев