Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дискотекадан кайтып бара торган кызны машина белән таптап, суга ыргытканнар 18+

35 яшьлек ир-ат 13 яшьлек кызны үлгән дип уйлый һәм машинасына салып елга буена алып китә.

Тамбов өлкәсендәге Бокино авылында 7 мартта кичке якта 13 яшьлек кыз дискотекадан кайтып килә. Шул чакта аны машина бәрдерә. Машина белән 35 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул баланы үлде дип уйлый һәм сулыкка илтеп ыргыта. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Соңрак җинаятьтә шикләнелүче кешене полиция тоткарлый. Россия Тикшерү комитеты тикшерү эксперименты видеосын күрсәтте.

Тикшерү версиясе буенча, кыз бала клубтан кайтып бара. Җиңел машина зур тизлектә килә һәм баланы таптый. Бу машина белән Котовск авылында яшәүче ир-ат идарә итә. Ул имгәнгән баланы карый һәм үлгән дип уйлый. Ир-ат курка, ул кызның гәүдәсен машинасына сала һәм елга буена алып китә. Ир-ат баланы суга ыргыта.

Югалган кызны ике көн буена аны волонтерлар, полиция хезмәткәрләре эзли. Җинаятьтә шикләнелүче кешене 9 мартта кичке якта тоткарлыйлар. Баланы эзләү туктатыла. 10 мартта иртәнге якта Цна елгасы төбен водолазлар тикшерә. Машина белән идарә иткән ир-ат кызны суга ташлаган урынын күрсәтә. Хәзерге вакытта мәетне эзләү эшләре бара.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Авыл халкы кыз әле дә исәндер дип өметләнә.

«Лиза икенче сыйныфтан бирле безнең мәдәният йортына йөрде. Ул сәхнәдә чыгыш ясый иде. Башта шигырь сөйләде, аннары бии башлады. Без аны барыбыз да белә идек. Бик яхшы, тәртипле бала, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Хәзер 13 яшьлек кыз дискотекада нишләп йөргән дип гаеплиләр», — дип сөйләгән мәдәният йорты җитәкчесе. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Татьяна Николавена сүзләренчә, авыл клубында дискотеканы яхшы максат белән оештырганнар. Бокино яшьләренең җыелып аралашу өчен башка урыны юк. Клуб балалар өчен ял оештыра, биредә өлкәннәр дә, полиция хезмәткәрләре дә була.

«7 мартта кич белән хокук саклаучылар ике тапкыр клубка килде, башта дискотека ничәгә кадәр буласын белештеләр, аннары кичке ун тирәсендә кабат керделәр. Балигъ булмаган балаларга өйгә кайтып китәргә кушылды», — ди ул.

Лиза дискотекадан иртәрәк — унынчы яртыда ук кайтып китә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бер сәерлеккә игътибар иткән. Гадәттә балалар бергәләшеп кайтып китә, күрше-күлән бергә йөри. Лиза исә ике күрше кызы белән килгән. Башка чакта аларны дус малайлары озата кайта торган булган. Тик бу юлы Лиза үзе генә кайтып киткән. Ул беркем белән саубуллашмаган да.

Өйгә кайтып барышлый, Лизага әнисе шалтыраткан. Лиза кайда булуын әйткән һәм аны каршы алырга әтисе чыгып киткән. Әти кеше кызының юлы буенча бара, ләкин алар очрашмый. Кызы белән нидер булганын чамалап алган ир-ат шунда ук чаң суга башлый, полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклаучылар клубка бара. Клуб, яндагы авыл советы, кибет биналарына куелган видеокүзәтү камераларыннан язмаларны алалар. Шулай итеп алар җинаятьтә шикләнелүче ир-ат эзенә төшә.

Лиза югалганын авыл халкы яшен тизлегендә белеп ала, алар берләшеп баланы эзләшә башлый.

Мәктәптә дә Лизаны яхшы яктан гына искә алалар. Аның бер проблемасы да булмый, талашып та йөрми, гаиләсе дә яхшылар исәбендә. ДЦП белән авырый торган энесе бар. Лиза аны карашырга ярдәм итә.

«Без әле дә Лиза исәндер дип өметләнәбез», — дип сөйли кызның дуслары.

 

Фото: Россия Тикшерү комитеты

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев