Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Диспансеризация-2026: нинди яңалыклар?

40 яшьтән өлкәнрәкләргә ел саен узарга кирәк

Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә 2025 елда татарстанлыларда 100 меңнән артык авыру ачыкланган, республикада яшәүче һәр 10 кешедә теге яки бу авыру үсеше куркынычы бар.

Быел профилактик ярдәм күрсәтүдә яңалыклар барлыкка килде.

    18-40 яшьлек барлык пациентларда канда липопротеидны (а) бер тапкыр билгеләү һәм липид профилен (атеросклерозны профилактикалау өчен) бәяләү башкарылачак.

    21-49 яшьлек хатын-кызларда «репродуктив диспансеризация» узганда 5 елга бер тапкыр югары канцероген куркынычлы папиллома ДНК-вирусларын билгеләү үткәреләчәк.

    Артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны диспансер күзәтүе аерым очракларда телемедицина технологияләрен кулланып, дистанцион режимда башкарылырга мөмкин.

Диспансеризация бушлай үткәрелә. Тикшеренүләр исемлеге җенес һәм яшькә бәйле.

18-39 ел гражданнарны диспансерлаштыру – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр-ел саен тикшеренергә тиеш.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча табиб икенче этапка – тар белгечләр консультациясенә, өстәмә диагностик тикшеренүләргә җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев