Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Диспансерлы тикшерү бара

Авыруны никадәр алданрак ачыкласаң, ул дәвалауга тизрәк бирелә. Шушы максаттан, соңгы елларда бөтен ил күләмендә халыкның сәламәтлеген бушлай тикшерү, ягъни диспансерлаштыру оештырыла. Исегезгә төшерәбез: үзе беркетелгән медицина учреждениесендә һәр кеше өч елга бер мәртәбә түләүсез диагностик тикшерү үтәргә хокуклы. Бүген шәһәребезнең барлык шифаханәләре дә түбәндәге яшь категорияләренә һәм әлеге медицина...

Авыруны никадәр алданрак ачыкласаң, ул дәвалауга тизрәк бирелә. Шушы максаттан, соңгы елларда бөтен ил күләмендә халыкның сәламәтлеген бушлай тикшерү, ягъни диспансерлаштыру оештырыла.

Исегезгә төшерәбез: үзе беркетелгән медицина учреждениесендә һәр кеше өч елга бер мәртәбә түләүсез диагностик тикшерү үтәргә хокуклы. Бүген шәһәребезнең барлык шифаханәләре дә түбәндәге яшь категорияләренә һәм әлеге медицина учреждениеләренә караган гражданнарны диспансерлы тикшерүгә чакыра.

2014 елдагы диспансерлаштыруны 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьлекләр уза. Белгечләр фикеренчә, нәкъ шушы тикшерүләр диабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, яман шешләрне башлангыч стадиясендә ачыкларга ярдәм итә. Аннан соң, төрле яшь категорияләренә карап, тар белгечләргә күренү һәм органнарны диагностик тикшерү мөмкинлеге дә бирелә.

Беренче этапта пациент кан составындагы холестеринга һәм шикәргә анализлар бирә, ЭКГ, флюорография уза. Ә инде нинди дә булса шик туган очракта, җентекләбрәк тикшерү өчен, пациент диспансерлы тикшерүнең икенче этабына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев