Диварларда – тормыш сүрәтләре...
Бер вакыйга исемдә калган. Күпмедер могҗизасы да, гыйбрәт алырлыгы да бар кебек. Безнең туганнарның Актәпи кушаматлы аклы-каралы песиләре бар иде. Ярты ел саен балалап, берсеннән-берсе сөйкемле, йомшак песиләр китерә торган иде ул. Кунакка барган саен шуңа сокланып, кызыгып кайтабыз. Үзебезгә алырга куркыта, чөнки бездә песи тормый. Алган берсе фаҗигале төстә...
Бер вакыйга исемдә калган. Күпмедер могҗизасы да, гыйбрәт алырлыгы да бар кебек. Безнең туганнарның Актәпи кушаматлы аклы-каралы песиләре бар иде. Ярты ел саен балалап, берсеннән-берсе сөйкемле, йомшак песиләр китерә торган иде ул. Кунакка барган саен шуңа сокланып, кызыгып кайтабыз. Үзебезгә алырга куркыта, чөнки бездә песи тормый. Алган берсе фаҗигале төстә үлеп бара. Берәр хикмәте бардыр инде, күрәсең. Сөйләр сүз ул хакта түгел, Актәпи турында. Менә шул Актәпи чираттагы партия балаларын алып кайтып "аякка бастырды". Арада Мәлисә кушаматлысы иң шугы, иң батыры, иң чорсызы иде. Ник Мәлисә булгандыр кушаматы - анысын белмим. Берсендә ишегалдында уйнап йөргән вакытта, Мәлисәнең өстенә көтүдән кайтып кергән тана таш тоягы белән китереп басты. Каравыллар акырды инде Мәлисә, кабыргалары сынып, йөри алмас хәлгә килде. Без, әле ул чакта 5-6 яшьлек балалар, Мәлисәне балаларча беркатлылык белән кызганабыз, үзебезчә тәрбияләгән, караган булабыз. Әмма кая инде ул! Мәлисәбез көннән-көн сулды, кипте. Сез шул көннәрдә Актәпинең кыланмышларын күрсәгез! Баласы өчен өзгәләнде генә инде. Тирәсендә бөтерелә-бөтерелә, әле борыны белән төрткәли, әле тәпиләре белән авырткан җирләрен сыпырган сыман итә. Яныннан бер генә мизгелгә дә китмәде ул аның.
Мәлисәне барысы да үләр дип көткәннәр иде инде. Ә берсендә иртән туганнарның күзләре маңгайларына менде. Безнең кичә генә җан бирергә яткан Мәлисәбез ишегалды буйлап йөгереп йөрмәсенме! Барчабыз да гаҗәпләнгән идек әлеге күренешкә. Ничек? Кем ярдәме белән? Ни рәвешле? Тагын да һуштан яздыра торганы соңрак булды. Мәлисә аякка баскан көнне үк Актәпи югалды. Каян гына эзләп бетермәделәр, Актәпи бер җирдә дә юк. Өч көннән соң гына таптылар... Актәпиебез үлгән иде...
Ә Мәлисә исә, элеккечә, берни булмагандай, ишегалдының бер башыннан икенче башына гамьсез генә йөгереп йөрүендә һәм шаяруында булды. Әйтерсең, дөньяда берни үзгәрмәгән... Белмим, ни өчен шулайдыр, әмма Нина Гурилева үзенең язмышы белән бүлешкәндә, нәкъ менә әлеге вакыйга искә төште минем. Ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең бер чагылышы сыман... Әниләр баласы өчен җанын өзеп бирергә әзер. Ә балаларның моңа әллә ни исләре китми... Гадәттә, шулай.
...Нина ханым картлар йортында яши. Үз теләге белән килгән ул монда. Шатлана-шатлана, канатлана-канатлана килгән... Ни өченме? Сәбәбе бар... Хәле начар үзенең. Чөнки әле кичә генә хастаханәдән чыккан. Бик авырлык белән генә сөйләшә, һәр сүзе газап киртәләрен көч-хәл белән ертып-сүтеп чыга. Әмма Нина ханымның сөйлисе килә... Бик килә... Сөйләп эчен бушатырга, күңелендәге ташны эретергә тели. Тик менә сөйләгәннәренә караганда, ул таш тиз генә эреп юкка чыгарга охшамаган...
Гомер тәгәрмәче ул әйләнә дә әйләнә. Без, кешеләр, шул тәгәрмәч эчендәге тиеннәр. Шул тәгәрмәчне әйләндергән арада урамда ничә язлар килеп, ничә көзләр үтүе абайламый да калына. Шул үткән көзләргә ияреп, инде балалар да олыгая, оныклар да үсеп буйга җитә... Нина ханымның күзләре таш диварга төбәлгән. Таш диварда - салкынлык, язмыш катылыгы. Диварда аның үткән тормышы сүрәтләре... Әнә диварда сызылган офыкта кызы басып тора... Әнисен алырга килгән ул - Ярославльгә. Нина ханымның фатирсыз калуы шул вакытларда ук ансат кына хәл ителгән дә инде...
- Әни, әйдә, мин сине Татарстанга алып кайтам... Анда урын җитәрлек булачак. Сиңа да, безгә дә. Фатир ике бүлмәле. Сиңа - бер бүлмә, безгә - икенчесе... Нинди татлы телле бит Нина ханымның кызы! Исең китәр, билләһи. Тот та бал урынына ипигә ягып чәй эч инде үзе белән... Әмма арада иң баллы тоелган алма, гадәттә, кортлы була... Шулай итеп, Ярославльдәге тору урыны сатыла, Нина ханым Чаллыга яшәргә кайта... Башта, дөрестән дә, барысы да яхшы була аларның. Тик менә, Нина ханым әйтмешли, бәхет озакка гына бармый...
- Шундый хәлгә төшәрмен дип кем уйлаган ул чакта... Кимсетерләр, кыйнарлар, кул күтәрерләр дип... Менә шуңа күрә качтым да инде мин алардан. Андый тормыш туйдырды мине... Ике көн эзләде кыз... Таба алмады... - дип авырлык белән, һәр сүзен өзеп-өзеп сөйли авыру ана. Сизелеп тора: барысын бергә әйтеп каласы, сөйләп өлгерәсе килә. Әмма сәламәтлек инде нык какшаган... Һәр сүз, һәр җөмлә күңеленең тирән кара чокырыннан актарылып чыга... - Аңынчы да өйдән гел китеп йөрдем мин. Түзеп була торганмыни анда? Күрше-тирәдәгеләр белән танышып, таныш-белешләргә керә идем... Кереп озаклап чәй эчәм. Көнемне уздырам... Өйгә кайтмас өчен эшләнә инде болар барысы да...
Нина ханымның кайбер сүзләре җанны өшетә торганнардан...
- Ни эшләргә?! Кая барырга?! Муенга элмәк салыргамы? Бу яшьтә анысы шулай ук килешә торган эш түгел. Ояты ни тора...
- Моның турында уйларга да ярамый, - дибез.
- Ә нәрсә эшләмәк кирәк? Шундый дәрәҗәгә җитәсең кайчак, тормышыңны менә-менә элмәк белән хәл итәргә әзер буласың...
...Нина ханымның сүзләреннән таш диварлар шыгырдап куйган төсле иде. Күпмедер мизгелдән соң гына аңлашыла: дивар тавышы түгел ул, ә кайдадыр, күңелнең тирән бер ярында, шыгыр-шыгыр килеп комлы таш ишелгән тавыш... Нина ханымның тавышы да шул ком-таш арасыннан актарылып чыга сыман. Башкаларны белмим, әмма мин моңа һич түзә алмадым, ике яктан ике чигәне потлы тимер белән китереп кысканнар кебек: бер мизгел авыздан сүз чыкмый, телнең сорау кору түгел, аваз әйтерлек хәле дә качкан. Ә күз алдына ниндидер куркыныч сүрәтләр килә. Нина ханымның таш диварда корган язмыш сүрәтләре...
Ә аның сөйлисе килә... Барысын да сөйләп өлгерергә тели...
Мин үзем генә түгел. Безнең белән бүлмәдә ак халатлы белгеч ханым да утыра. Рәхмәт төшкере, ул ярдәмгә килә...
- Туганнарыгыз белән аралашасызмы соң хәзер? - дип сорый.
- Башта... аралаша идем... Хәзер юк инде, - җавап элеккечә тонык, өзек-өзек...
- Хәзер аралашырлык бер кеше дә юкмы?
- Бар алар... бик күп... Аралашасым килми.
- Оныкларыгыз беләндәме?
- Әйе... Башта яхшы иде дә бит алар. Онык, оныклар... "Әби, әби", дип кенә торалар... Чөнки мин пенсия алам, шуны көтәләр... Ашарларына тәмле әйберләр алып бирәм. Үзем урамга чыга алмый башлагач, "оныкларга әйберләр алыгыз", дип, әниләренә акча бирәм... Ә менә акча бирми башлагач, әбигә рәт бетте... Әбигә көн бетте...
Нина ханым янә күз яшьләренә тыгыла... Янә сүзләре тамак төбендә кысыла... Алар янә өзек-өзек.
- Акча бирмим, дидем дә... Берзаман... Шунда кулны каерып алмасынмы...
- Кем каерды? - дибез.
Әби дәшми... Әйтергә теләми... Аңлашыла, билгеле. Үз балалары турында бара бит сүз...
- Участковый да килгәләде безгә... Өйдәге хәлләрне сөйли идем дә, шуның белән барысы да тына иде. Ә мин бит кабат-кабат йөри алмыйм. Аякларым авырта... 17 яшьлек чагым түгел... Участковый икенче тапкыр килгәндә, мин өйдән чыгып киткән идем инде. "Участковый килеп китте. Нәрсә бездән зарланып йөрисең анда?" - дип сүгәләр. "Ничек зарланмыйм соң инде? Җәберлисез бит! Сез ничәү анда, ә мин берүзем..." - дип елыйм...
Нина ханымның картлар йортына килгәненә әле берничә көн генә. Аңынчы "Перекресток" иҗтимагый җайлашу үзәгендә җан асраган ул. Ике айга якын хастаханәдә яткан. Хәзер тынычланган инде. Монда килеп эләгүенә шатланып бетә алмый.
- Барысы да яхшы хәзер... Урын-җирләре чиста, бүлмәләр җылы, ашатулары да әйбәт... - ди.
- Балаларыгызга әйтергә теләгән сүзегез юкмы? - дип сорыйбыз.
- Юк, бер әйтәсе килгән сүзем дә юк. Бүгенге көндә чит кешеләр алар минем өчен. Барысын да онытырга телим. Минем туганнарым хәзер монда...
Нина ханымның күзләре янә таш диварга төбәлә. Ә таш диварда әлеге дә баягы салкынлык... Диварларда аның үткәндәге тормыш сүрәтләре...
Райнур Әгъләметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев