Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 85 миллионнан артып киткән

Россиядә 3,2 миллион кеше коронавирус белән чирләгән.

Дөньяда коронавирус белән авыручыларның расланган саны 85 миллионнан артып киткән. Джонс Хопкинс университеты федераль һәм җирле хакимиятләр мәгълүматларын, шулай ук массакүләм чаралардагы һәм ачык чыганаклардагы саннарны бергә кушып, шундый белешмә чыгарган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Университетның соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 85 059 632 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 1,8 миллионнан артык кеше вафат булган һәм 48 миллионга якын авыру терелгән.

COVID-19 очракларының иң күп өлеше АКШта ачыкланган – анда 20,6 миллионнан артык, аннары Һиндстан - 10,3 миллион, Бразилиядә 7,7 миллионнан артык авыручы бар. Россиядә коронавирустан 3,2 миллион һәм Франциядә 2,7 миллионнан артык кеше чирләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев