Документлар кабул итү тәмамланды
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады. Сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Сәяси партияләрнең 5 төбәк бүлеге имза һәм теркәү өчен документлар исемлеген тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Сайлау кодексы документларны тикшерү...
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады.
Сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Сәяси партияләрнең 5 төбәк бүлеге имза һәм теркәү өчен документлар исемлеген тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Сайлау кодексы документларны тикшерү өчен, сайлау комиссияләренә 10 көн вакыт бирә. Имза җыю документларын тикшерүдә ТР буенча ЭЭМ Эксперт-криминалистика үзәге һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе да катнашачак. Татарстан ҮСК 9 августка кадәр кандидатлар исемлеген теркәү турында карар кабул итәргә яки баш тартырга тиеш. Шулай итеп, сайлау кампаниясендә 11 сәяси партия катнашырга теләк белдерде, әмма аларның 10ысы гына кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды.
Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чоры тәмамланганчы 4 кандидатлар исемлеге теркәлде. Республиканың бер мандатлы сайлау округларында кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чорында 300дән артык кандидат тәкъдим ителде, 240тан артык кандидат теркәлүгә документларын тапшырды, 100дән артык кандидат теркәлгән, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев