Дөрес итеп туклану көч өсти
Белгеч киңәшләре.
Моның өчен менә бу кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
1. Чәйнәгез. Ризыкның стерильләшүенең беренче этабы, аның углевод һәм аксымнарга бүленүенең башлангыч этабы авызда башкарыла. Бу процесслар башка урында башкарыла алмый. Ашказанында тешләр юк.
2. Чәйнәүне акрын, озак итеп (30 тапкырга кадәр) башкарырга кирәк. Нәрсә ашаганыңны күреп, тозлы, майлы, ачы һ.б. тәмнәрне тоеп ашау дөрес.
3. Ашаганда су эчмәгез. Сусау нык булса, стаканның өчтән бер өлешен йотып куярга була, моның өчен ашкайнатуны яхшыртучы җылы эчемлекләр – лимонлы-имбирьле, тузганак төнәтмәсе куллану яхшырак.
4. Суны ашарга 30-15 минут кала һәм ашаганнан соң 1 сәгать үткәч эчсәгез була. Иң яхшысы – гади су. Авырлыкның 1 килограммына 30 мл исәбеннән. Минераль суларның аз һәм уртача минераллысын сайлагыз, газын чыгарып эчегез. Гөлҗимеш, сырганак, карлыганнан морслар, чәйләр дә файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев