Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ДОСААФ тирында вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак

19 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында, XXI Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак.

Проектны яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, «Заман» яшьләр үзәге яшь хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан тормышка ашыралар.

Ярышларда катнашу өчен дүрт кешедән торган шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре командалары чакырыла. Катнашучылар 50 метрдан мишеньга атачак. Өч сынау һәм биш зачет атуы башкарыла.

Команда беренчелеге команда әгъзалары тарафыннан җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә. Шәхси беренчелек шәхси зачетта очколарның максималь саны буенча билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда бу турнирда Чаллы ТЭЦ командасы җиңү яулады.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 57-08-70 телефоны буенча «Заман» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы