Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәрәҗәле конкурсларда беренчелекне яуладылар

Март ае Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәпләре укытучыларының «Яран гөл» вокаль ансамбле өчен уңышлы булды: иҗади коллектив ике әһәмиятле конкурста җиңде.

Беренчесе  – «Танылу – 2022» II Халыкара педагогик осталык конкурсы (Мәскәү шәһәре), анда «Иң яхшы педагоглар коллективы – 2022» номинациясендә ансамбльгә I дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды.  Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» I Республика вокаль-инструменталь конкурсында (Казан шәһәре) ансамбль I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. 22 ел иҗат эшчәнлеге дәверендә «Яран гөл» ансамбле татар халык җырларының һәм татар композиторларының иң яхшы әсәрләреннән торган зур репертуар туплаган. Алар Николай Федоров җитәкчелегендәге «Наигрыш» инструменталь ансамбле белән «Туган як кичләре», шулай ук «Тукай моңнары», «Халык җәүһәрләре», «Мәхәббәттән тора бөтен дөнья» кебек тематик концерт программалары әзерләгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс