Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре Алсу Рәхмәтуллина: «Дубай сабан туена шаккатып кайттым»

Татарларның милли бәйрәме 20 апрельдә узды.

«Быел Дубайда сабантуй икенче тапкыр уза. Нәрсә белән истә калды соң диярсез.
Дубай сабан туе - ул яшьләр сабан туе. Монда түбәтәй кигән абзыйлар, бабайлар да, ак яулыгын бәйләгән әбиләр, апалар да юк. Татар милли киеменнән дә кешеләр дә бик аз. Ләкин сабантуй бар. Бөтен йоласына туры китереп ясалган сабантуй. Көрәш тә, җыр-бию дә, аркан тартыш, капчык киеп йөгерү, сабантуй бүләкләре - барсы да бар. Барысы да уйланылган. 

Дубайда яшәүче татарларның күбесе яшьләр. Финансларын ныгыту, яшәү шартларын яхшырту өчен бу шәһәргә күченгәннәр. Аларга сабантуй ник кирәк, дигән уй туа. Кирәк икән шул. Моның өчен хәтта сөенеп кайттым. Монда катнаш гаиләләр, матур парларны очраттым. (Заманасы шундый – бу "нормально", бәхетле яшәсеннәр). Егетләр - кызларына, кызлар - егетләренә түбәтәй-калфакларны күрсәттеләр, киеп фотога төштеләр. Алар сабантуй, түбәтәйләр турында шундый горурланып сөйләделәр. "Какая красота", "Beautiful", "Très beau" дигән соклану сүзләре яңгырап торды.  

Сабантуйга Казаннан Татармультфильм балалар өчен китаплар, мультфильмнар алып килгәннәр. Шунысы гәҗәпләндерде: татар халык, Тукай әкиятләре татар һәм гарәп телендә басылган иде. Сабантуй турында язылган китапка халыкның исе китте. Бу китап куар код белән эшләнгән һәм анда мульфильм да карап була. Боларның барысын Марат Фоатович үзе күрсәтеп, аңлатып бирде. 

Альбина Мөнировна балалар өчен татар йолалары кулланып, заманча уеннар, мастер-класслар оештырды. 
Сабантуйның мәртәбәле кунаклары Нурания Җамали һәм Рәвилә ханым Шәйдуллина сабантуйның йөзек кашлары булдылар. Бу ханымнардагы энергиягә, яшьләр белән шундый рәхәт итеп сөйләшүләренә, җайлап киңәшләр бирүләренә шаккатып та, сокланып та тыңлап тордым. СобханАллаһ, собханАллаһ! Озак еллар буена шулай булып калыгыз. 
Татарстан кием брендлары да сабантуйга ямь өстәде. Татарларның йолаларны онытмыйча һәм шул ук вакытта заманча яшәүләрен күрсәтте. 
Радик Габдрахманов җитәкчелегендәге Туган авылым чәкчәкләрен дубайлылар аеруча яраттылар.
Зәйнәп Фәрхетдинова, Зинирә һәм Ризат Рамазановлар, Рияз Әхмәтовның җырлары, "Әлдермешкә кайтам әле" мультфильмы бәйрәмгә ямь өстәде.

Сабантуйны үз акчасына Дубайның бик матур урынында оештырган Камилгә рәхмәтемне җиткерәм. Аның ярдәмчеләре Мәдинә, Риана, Камилә, сезгә дә  зур рәхмәт.
Шундый тырышалар, ярдәм итәргә торалар. Ачык йөз, елмаю белән каршыладылар. 
Дубайдә булганда "время - деньги" сүзләрне  күп ишетергә туры килде. Татарлыкны, татар йолаларын саклаучы, дәвам итүче, моның өчен үз вакытларын һәм акчаларын кызганмаган яшьләребез булганда без яшәячәкбез. 

Нәрсә бирде соң сиңа бу сабантуй диярсез. Әйе, сатулар әкрен барды. Акчада гына түгел бит яшәү мәгънәсе. Безнең "Рәхмәт" кибетенең түбәтәйләре, калфаклары, татар яулыкларыбыз, футболкаларыбыз Дубай сабан туеның бизәге булдылар. Татар традицияләрен саклауда үз өлешебезне кертәбез, Аллаһка шөкер».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев