Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Дубайдан 1,1 млн сумлык алтын алып кайтмакчы булганнар

Җинаять эше ачылган.

Чаллыда яшәүче ике кеше Дубайдан 1,1 млн сумлык алтын бизәнү әйберләре алып кайтмакчы булган.
Аларны Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре тоткарлый. 
32 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат Дубайда алтын бизәнү әйберләре сатып алган. 
Кайтканда алар декларацияләнергә тиешле товарлары булмаган пассажирлар өчен каралган «яшел коридор» аша үтәргә тырышканнар. Әмма аларны таможня тикшерүен үткәрүчеләр тоткан.
Экспертлар бизәү әйберләренең 750 пробалы алтыннан эшләнгәнлеген ачыклаган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ювелир әйберләре алынган. 

Аларның гаебе расланса ир белән хатынга  5-7 ел ирегеннән мәхрүм ителү яный. Моның өстенә алрга 1 млн сум штраф салынырга да мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал таможня Дубай ювелир әйберләр