Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Дус – зарплатага кадәр сиңа мең сум биреп торучы түгел»

А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе белән әңгәмә.

Олег Кинҗәгулов 1989 елның 12 апрелендә Омск шәһәрендә туган. З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. 2020 елдан –  А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе. Яраткан китабы – «Мартин Иден» (Д.Лондон). Яраткан фильмнары – «Властелин колец», «Список Шиндлера». Үзендә тискәре дип санаган сыйфаты – «Кайчагында ялкауланам».  Башкаларда яратмаган сыйфат – «Юмор хисе булмау. Ансыз ничек яшиләрдер, аңламыйм». Бәяләгәне – ихласлык, ачыклык. 

–  «Шәһәр. Нокта.Брежнев», «Без китәбез, сез каласыз», «Бөке»... – Чаллы театрында син чыгарган масштаблы спектакльләр. Бу шәһәргә килгәндә, «бөке» халәте булмадымы, үзеңне сөргенгә җибәрделәр дип уйламадыңмы? 
– Уйламадым. «Римда икенче булганчы, провинциядә беренче булуың хәерлерәк», дигән бит Цезарь, тәкъдим булганда, шул сүзне искә төшердем. Чаллыга 2018 елда килеп спектакль куйганда, труппаны яраттым, мөмкинлекләрен күргән идем, кая килгәнемне белеп килдем. Башлаганда, «бөке» халәте гел була, килеп төртелгәндәй тоеласың, тик кулны салындырып утырмыйсың инде. Яшь артистларның: «Ой, миннән булмый», диюен аңламыйм, булдыра алмагач, нигә үзеңне артист дип атарга? Булдыра ала, бөтенесе аңлашыла торган җиргә кит алайса. Бөке халәтеннән чыгу өчен эшләргә генә кирәк.

– «Болан» драмасын сәхнәләштергәндә,  «һәркем үзенчә болан инде ул»,  дигән идең. Кемдер кире, кемдер җитез... Үзеңне нинди рольдә дип саныйсың, син диктатормы?  
– Режиссер роле бераз катлаулырак. Укыганда безне, мөмкин булганча, үзеңдәге «мин»не 4 өлешкә бүләргә өйрәттеләр:  креатив, аналитик, агрессив менеджер, кешелекле менеджер. Сәнгать җитәкчесе буларак, кайчагында катылык күрсәтергә дә туры килә, кайчагында – йомшаклык. Диктатор булсам, синең белән болай җиңел генә сөйләшеп утырмас идем. Мин үземне диалогка бара торган ачык кеше дип саныйм. Чөнки аралаша, диалог кора белмәү бик күп аяныч нәтиҗәләргә китерә. Кайда гына булмасын: эштәме, гаиләдәме, автобустамы…

– Кемдер уттан, биеклектән, үлемнән курка. Ә син?
– Хеммм... Куйган хезмәт тикмәгә була күрмәсен дигән куркудыр. Менә узган ел, тел проблемасы куерып киткәч, биш елдан соң татар театрлары белән ни булыр дигән уй баштан чыкмады. Куркыныч иде. Ә ут, су, үлем – болар барысы да тормыш. Үлемнән курыксаң – яшәп торырга да кирәкми. Бәләкәй чакта бар иде анысы, әти белән әни үлсә дип, елар дәрәҗәгә җитә идем. Аннан, миңа 16-17 яшьләр тирәсендә, абыкай – әнинең абыйсы үлеп китте. Ул көнне мин көтүдә идем. Кайтып кердек, абыкайның гәүдәсен, бәхилләшү өчен,  өй уртасына куйганнар. Шунда мин картатайның башкалар белән тыныч кына сөйләшеп утыруына бик аптырадым. Уйлап карасаң, аның өлкән улы үлгән, ә ул үзен шулай гадәти  тота... Шул чагында үлемнең бер процесс булуын аңлау килде миңа. 

– Репетиция вакытында синең «что здесь происходит?» дигән соравың театрда канатлы фразага әйләнде инде. Бөтен нәрсәне төпченеп, анализларга омтылу электән үк киләме? 
– ...Армиягә алынганда, спорт белән шөгыльләнгәч, гәүдәм яхшы  «форма»да иде. Җыелу пунктына килгәч, ВДВ подполковнигы мине күрүгә: «О-о, ВДВга (хәрби десант гаскәре) барачаксың!» – диде. Безгә психологик тест уздырдылар. Катлаулы математик биремнәр дә бар, психологик аң, техникага мөнәсәбәт буенча да... Шуларны үтеп чыктым, ВДВ сафларына бастым дип бик канәгать булып торам инде. «Кинҗәгулов, стройдан чык!  Син артиллерия гаскәренә барасың!» – димәсеннәрме?!. ВДВ гаскәрендә озаклап анализ ясарга вакыт юк, хоп, килдең, эшләдең -  анда конкрет максат бар. Ә артиллериядә, киресенчә, җентекле  анализ кирәк. Каян, нәрсә, ничек икәнен исәпләп чыгарырга. Күрәсең, тест буенча мине анализлый белә дип уйлаганнар... Ә «что происходит?» дигәнем Товстогоновны укыгач «эләкте», ул күп яза шулай дип. Фәрит абый да (Бикчәнтәев) «действенный» анализга өйрәтте, ул менә «Сәхнәдә нәрсә бара?» дигән сорауга җавап бирә дә инде.

– Н.Гыйматдинованың байтак әсәрләрен укыдың. Ни өчен нәкъ менә «Сихерче»не үз иттең, нигә шушы әсәр сәхнәгә менде, сакраль әйберләр кызыксындыруданмы?
– Материал кызыклы иде. Бу тормышта без аңлап бетерми торган нидер бар дип уйлыйсың... Балачакта мин бик каты тотлыга, сөйләшә алмый идем.  Сәбәбен белмим. Мин бәләкәй чакта без Омскида яшәгән җирдән Башкортостанга, Чишмәгә күчендек, поездда кайтканда берәр нәрсәдән курыккан булганмынмы...  Нәнәй мине бер имче әбигә алып барды, ул әби минем колагыма нәрсәдер пышылдады да пышылдады. Бер-ике көн уздымы, әйбәт сөйләшә башладым. Алай гынамы, мәктәптә, укытучым Мәрьям Гомәровна белән, татар теленнән беренче урыннар яуларга тотындым. Балачак дигәч, искә төште. Әле Омскида торган чак иде. Төнлә йоклап ятканда бик нык су эчәсе килде, торырга иренеп ятам. Шунда бер күләгә килде дә су бирде. Иртән торгач әнигә рәхмәт әйтәм, әни аптырап тора, ул бернинди су китермәгән... Икенче юлы авылда саташып уяндым. Баш очында ниндидер карап тап сикерә дә сикерә. Нәнәй догалар өйрәтә иде, шуннан күзне йомдым да ниндидер бер доганы укыдым да укыдым. Күзне ачтым – бернәрсә дә юк, барысы да «нормально».  Нәнәй үлгәч, догаларны әни өйрәтте. «Аятел-көрси»не ятлагач, үзеңә ышаныч бирә торган бер көч барлыгын сиздем. Хәзер дә, юлга чыкканда да, йокларга ятканда да гел укыйм аны. Укыганда,  йөрәк тавышын ишетәсең, үз организмыңның ритмын тоя башлыйсың. Әйе, читтән сәеррәк булып тоеладыр... 

– Сеңелләреңә син нинди абый идең? Балачак мәктәбе үзеңне - булачак режиссерны, җитәкчене - нәрсәгә өйрәтте дия аласың? 
– Таләпчән абый булганмындыр. Без эш белән үстек бит, аларны да эшләтә идем, бигрәк тә Зилиягә эләкте. Алия – төпчек, ул бераз иркәрәк. Кайчак, сөйләшеп утырганда, әти белән әни әйтеп куя, балачакта без сезне каты эшләттек инде, диләр. Яши-яши моның бик яхшы икәнен аңлыйсың, эш ул чыдамлыкка, максатчанлыкка өйрәтә. Аеруча печән чабу. Хәзер мал да юк, печән кирәксә, техника эшли, романтикасы бетте. Кул белән чапканда, конкрет максат, конкрет аңлау бар: син моны эшләп бетерергә, өлгерергә тиешлегеңне чамалыйсың. Чаллыга килгәндә, яңа бина төзелгән чак иде. Моңа тиклем төзелешнең дә, бухгалтериянең дә, документ эшләренең дә ни икәнен бөтенләй аңламый идем.  Тик алдыма максат куйдым – һәм өч атна дигәндә ерып чыктым... Гаиләдә алай иҗат кешеләре юк. Әтием Мадияр – белеме буенча нефтьче, әнием Филия – шәфкать туташы. Бәләкәй чакта уенчыклар белән экспериментлар ясап карау ошый иде, учакка ташлап карау дисеңме... Минем өчен теләсә нәрсә уенчык була ала иде. Такта ише әйберне кадаклап куясың да менә сиңа трактор. Юк әйбердән нәрсәдер барлыкка китерәсең. Шәп бит!

– «Башыңа төшсә...» комедиясендә икейөзлелек темасын калку итеп күрсәтергә теләдең. Үзең бу күренеш белән еш очрашасыңмы? Таяна ала торган чын дусларың бармы синең?
– Дус – зарплатага кадәр сиңа мең сум биреп торучы түгел. Сөйләшмичә дә бер-береңне аңласаң, менә ул – дус. Андый чын дусларым бар. Икейөзлелек исә бөтен җирдә һәм һәрвакыт очрый. Кызганычка, бүген ул гадәти бер күренешкә әйләнде. Мольер 18нче  гасырда ук әйткән бит: икейөзлелек – мода, дигән. Ул куркак кешегә хас сыйфат. 

– Синең өчен чын мәхәббәт ниндирәк төсмердә ул?  
– Кешедә бәләкәй чакта ук яратырга теләү тойгысы була икән. Миңа 4-5 яшьләр иде, Омскида күрше кызына гашыйк булдым. Түгәрәк кенә тау. Анда ул басып тора, чәче сары. Артта кояш. Мин аны тоттым да үптем. Шушы сурәт хәзергәчә җуелмый. Бәлки ул чын мәхәббәт булгандыр? Бу планда мин «җирдәрәк» торам. «Романтика бетте, безнең мөнәсәбәтләр «быт»ка әйләнде», дип зарлануны аңлап бетермим. Нәрсә, 50, 60 ел бергә яшәгән парлар бар, алар гел романтикада яшиме? «Быт» дигәнең тормышның үзе бит инде. Әгәр ир кеше, үзенә торырга кирәк булмаса да, иртән биштә тора, хатынын илтеп кайта, каршы ала икән – монысы «быт» түгел, хатын иренә чәй ясап китерү – «быт». Менә шундый парадокс. Хәзер кызлар социаль челтәрдә яшәүне уңайлырак күрә, реаль тормыштан куркалар.

– Читтән карап торсаң, син тәүлекнең 24 сәгатен театрга гына багышлар идең кебек. Театр тере организммы, һәм сиңа йөк булып тоелмыймы? Әллә миссия дип кабул итәсеңме? 
– Энтузиазм бетсә дә, үз җаныңны театр өчен бирәсең. Мөгаен, миссиядер. Йөк булса, баш-аягым белән шунда чумып ятмас идем. Театр тере организм түгел. Монда барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Театр спектакльсез була алмый, спектакль – актерсыз, актер – постановка бүлегеннән башка, постановка бүлеге – бухгалтериясез, җыештыручысыз... Актер да, җыештыручы кебек, шул ук вазыйфаны үти. Театрдан тыш урыннарда – рәхим итсен, йолдыз булып йөрсен. Ә театр эчендә бөтенесе бер яссылыкта. «Театр кием элгеченнән башлана», дигән бит Станиславский. Актердан да, афишадан да түгел. 

–  Быел син безнең театр өчен артистларны үзең укыта башларга җыенасың...
– Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте театр белән берлектә актерлык курсына студентлар җыячак, үземнең курс булачак, Аллаһ боерса.

– Син куйган спектакльләрне «чиста» дип бәяләүчеләр шактый. Телевизор экраныннан вәхши күренешләрне, интим сәхнәләрне ачыктан-ачык күрергә ияләшкән тамашачы безнең театрда зәвык, эстетика белән очрашкач әйтә моны.
– Театрга яңа гына килгәндә дә бурычларның берсе шул иде: актерлар «пошло» уйнарга тиеш түгел. Укыганда, Камал театрында эшләгәндә, Фәрит абый гел әйтеп тора иде: һәрбер спектакльдә сыйфат булырга тиеш. Сәхнә ул – барыбер башка яссылык. Югарырак, күтәренкерәк. Ә ни өчен кайберәүләр очсыз алымнар куллана - чөнки алар кешегә иң аңлаешлы нәрсәләр.

– Ә сиңа нәрсә комачаулый?
– Үз-үзеңә куелган таләп бар. Мәктәптә укыганда кунг-фу буенча бер кытай фильмы караганым истә. Берәү Шанхайдагы монастырьга килә дә мастерга: «Иң көчле суга торган кешене күрсәтегез әле», – ди. Дүрт кешене тезеп бастыралар. «Сезгә кем кирәк? Менә монысы бик каты итеп уң кул белән суга. Икенчесе баш белән бетон стенаны җимерә ала. Өченчесе аяк белән типкәндә ун агачны аудара». «Ә монысы кем?» – ди теге кеше, дүртенчесенә төртеп. «Монысы – иң көчлесе. Ул үз-үзен җиңә алды», – диләр. Шул фраза бик нык сеңеп калды, эчке үсешемә ниндидер этәргеч ясады.

– Татар әдипләрен күп укыйсың. «Алтын багана» дип кемнәрне атар идең?
– Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов.

– «Җаның ниләр тели?» трагикомедиясен сәхнәләштергәндә, бу сорауны үзеңә дә бирми калмагансыңдыр...
– Әйе, баналь рәвештә яңгырар – шулай да бөтен кеше бәхетле булсын дип теләр идем. Аеруча безгә килгәннәре. 

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева
(«Акчарлак» газетасыннан алынды)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев