Дәвачы Эдуард Кашапов: “Сихерне иң якын кешеләр ясый. Сәбәбе – көнчелек”
Хиҗама процедурасы вакытында җен дә Эдуард медицина белгече дә, психолог та, шулай ук мәдрәсәдә дә укыган, массаж да, хиҗама да ясый. Кешеләрне савыктыру эшендә аларның барысы да кирәк, ди ул.
Дәвалау сәләте исә аңарга бабаларыннан күчкән. Эдуардның әйтүенчә, җеннәр белән сөйләшү хупланмый, әмма бозымы булган кешене савыктыру өчен, җеннәрдән нинди бозым ясалуы һәм кемнән сакланырга кирәклеге турында сораштырмый да булмый. Тик бик ышанып та бетәргә ярамый, чөнки алар бик ялганчы икән. – Хиҗамага килгән һәр кешенең эчендә җен утыра дигән сүз түгел бу. Авыру сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Җеннәр исә кешегә тик томалдан гына керми. Алар иманы какшаган, көчле депрессиядә булган, кинәт кенә бик нык курыккан яки чиксез сөенгән кешеләргә кереп утыра. Сихерчегә, күрәзәчегә йөрергә яратучыларга да җен ияләшә. Күрәзәчегә йөрүченең иманы зәгыйфьләнә һәм аның белән җен идарә итә башлый. Ул кеше мөстәкыйль рәвештә берни дә хәл итә алмаслыкка әйләнә, кечкенә генә сәбәп белән дә күрәзәчегә чаба. Җеннең барлыгын чамалау авыр түгел. Җен кергән кешенең гадәттә эче авырта тора, начар төшләр керә, төшендә аны гел мәче, эт, елан тешлисе була. Күз тигәндә, тән, бит кызара, гел авыз ачыла, күз яше чыга, хәлсезлек барлыкка килә, температура күтәрелә. Ә бозым кешегә күбрәк ризык аша керә, шуңа да күбрәк ашказаны, эч авырта. Тагын бер таралган төре – фотосурәт аша бозу. Кешеләр моңа үзләре үк гаепле, инстаграмга бөтен фотоларын да элеп баралар, ә бу бик куркыныч. Үземнең практикадан чыгып әйтәм, бозымны иң якын кешеләр ясый һәм иң таралган сәбәбе – көнчелек. Хатын-кызлар гаиләдәге мөнәәсәбәтләрне бозу, кемнеңдер ирен тартып алу белән шөгыльләнә, сирәк очракта ир-атлар көндәшләренең бизнесына аяк чалу, акчасыз калдыру максаты белән ясый. Хезмәттәшләр арасында да бар бер-берләреннән көнләшү очраклары. Бозым булганда, кеше тиктомалдан эшен күралмый башлый, анда барасы килми, эшкә күңеле үсми. Гаиләдә дә шундый ук хәл күзәтелергә мөмкин, ирен яки хатынын, балаларыннан күңеле кайта, өеннән бизә, тормыштан ямь тапмый. Болар да сихер билгеләре, – ди ул. Эдуард сихердән саклану өчен Аллаһка таянырга һәм намаз укырга, һәр эшне “бисмилладан” башларга, һәрдаим “Аятел-көрси” догасын кабатларга киңәш итте. Ә менә бозымнан саклый торган талисманнарны сатып алырга да, аларга ышанырга да кирәкми. – Миңа хәтта 50 һәм 100 мең сумлык талисманнар да алып килеп күрсәткәннәр иде. Зур акчаларга сезне алдыйлар гына, иероглифлар язылган кәгазь кисәге сезне берничек тә саклый алмый, ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән генә сорагыз, – ди дәвачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев