Комсомол районы хакимиятендә язгы чакырылышны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда идарә компанияләре, Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссариаты вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре катнашты.
Көзге чакырылышны оештыру мәсьәләсе буенча гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлеге һәм чакырылыш бүлеге башлыгы Барый Минһаҗев чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясендә даими ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Фото: nab.chelny.ru
Нет комментариев