Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эченә җен кергәч җеннәргә ышана башлаган

Дустымның башыннан узган вакыйгаларына ышанмас җирдән ышанырсың.

Мин ул вакытта урманчы булып эшли идем. Аллаһка да, шайтанга да, җеннәргә дә ышанмый идем. Шулай, бервакыт, ауга чыккач, урман эчендәге бер йортта төн кунарга туры килде. Дуслар белән төн уртасына кадәр йорт янында учак ягып, ашап-эчеп утырдык. Хәйран гына салып та җибәргәнбез. Шулай, кызмача баштан, алан кырыендагы бәдрәфкә киттем... Нәрсәгәдер сөртендем, егыла яздым. Батырлык өчен кычкырып сүгенеп тә җибәрдем. Бәдрәф эчендә мине тоташ бер курку хисе биләп алды.... Үземне тынычландырырга тырышып мылтыкны ныграк кыстым. Әмма сизәм, янымда... кемдер бар?! Шулвакыт ниндидер бер җанлы нәрсә мине күлмәк кебек киеп, эчемә кереп утырды. Курку хисе кимеде, әмма аңламадым – нәрсә булды соң бу?! Бу сорауга мин күп еллар үткәч, бик озак баш авыртулары, баш әйләнүе, косасы килү, хәлсезлек белән газапланганнан соң, ислам динен кабул итеп, сәламәтләнгәч кенә җавап таптым.

Дустымның эченә бәдрәфтә бер җен кергән булган. Шуңа да ислам әхлагында бәдрәфкә, мунчага керүнең аерым бер тәртибе бар. Аларны сакларга тырышырга кирәк. Кешегә җен керүнең икенче бер зур сәбәбе  –  “Бисмиллаһ” әйтмичә аулак урыннарга, җимерек йортларга, урманга, шул ук бәдрәфкә, мунчага керү. “Бисмиллаһ” әйтмичә биек урыннан сикереп төшсәң, ялгыз агач төбенә барып утырсаң, я анда йомышыңны башкарсаң, шунда яшәүче җеннәр ачуланып сәламәтлегеңә зыян китерергә мөмкин.

Җен кешенең теләсә кайсы органына кереп урнаша ала. Әмма ул күбрәк баш миендә урнаша, кешенең хисләре, уйлары белән идарә итәргә тырыша. Медицина галимнәре үткәргән тәҗрибәләр психик авыруның баш миендә бернәрсә белән  дә бәйле булмаган, аңлаешсыз биоэлектрик тирбәлешләр булуын күрсәтте. Бу хәлгә безнең материалистик галимнәребез бүген берничек тә аңлатма бирә алмый.

https://tulpar.info / фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә