Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эфирда Наил Мәһдиев

Туры эфир вакытында Наил Гамбәрвич та якын арада вакцина ясатачагын әйтте. “Минем туганнарым, дусларым, якыннарым – барысы да шундый карар кабул итте”, - диде ул.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев инстаграмда халык белән турыдан-туры эфир үткәрде. Ул халык арасында актуаль булган сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде.

Мэр вакцина ясатырга җыена

Дөньяда һәм илебездә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимеми. Белгечләр әлеге чирнең өченче дулкыны булу ихтималын да инкарь итми. Шунлыктан җитәкчеләр халыкка вируска каршы прививка ясатырга киңәш итәләр. Шәһәрдә вакцина җитәрлек. Табиблар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, бюджет оешмаларында эшләүчеләр вакцинаның ике компонентын да ясаткан инде.

Туры эфир вакытында Наил Гамбәрвич та якын арада вакцина ясатачагын әйтте. “Минем туганнарым, дусларым, якыннарым – барысы да шундый карар кабул итте”, - диде ул.

Дәүләт Думасына китми

Наил Гамбәрович Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнаша. Әмма ул Чаллыдан китәргә җыенмый. “Узган ел сайлауларда шәһәр халкы миңа ышаныч күрсәтте. Шуңа күрә киләсе 5 елда Чаллы мэры булып эшләвемне дәвам итәчәкмен. Праймерзда мин депутатлыкка киндидат булып түгел, шәһәр мэры вазифасында катнашам. Чаллыдан РФ Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат итеп Әлфия Когогина  тәкъдим ителде”, -диде.

“Адым”нарга бушлай кабул итәчәкләр

Яңа уку елында Чаллыда ике яңа мәктәп һәм өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Ата-аналар арасында 59нчы “Адымнар” полилингваль гимназиягә  укучыларны ничек сайлап алалар дигән сораулар йөри. “Гимназиягә балалар тест ярдәмендә, белеменә карап кабул ителәчәк. Безнең мәктәпләрдә һәм гимназияләдә укыту бушлай. Иң мөһиме: бала тест бирергә әзер булсын. Ул вакытта без объектив мәгълуматлар буенча аның белем дәрәҗәсен билгели алачакбыз. Биредә татар, рус, инглиз телендә укытылачак”, - диде мэр.

Юллар төзелеше һәм парклар

Шәһәрдә төрле өлкәдә төзелеш эшләре дәвам итә. Торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзелә. Соңгы 5 елда юллар төзү һәм ремонтлауга аеруча игътибар артты. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы кысаларында ел саен  юлларны яңартуга 2 миллирад сумнан артык акча тотыла. Быел Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Тагын бер зур проект гамәлгә ашырыла: Мәләкс елгасы аша күпер төзелә. Биредә ике полосалы киң юл булачак. “Бу -Мәләкәс аръягы бистәсендә яшәүчеләр өчен кирәкле объект”, - дип ассызыклады мэр.

Моннан тыш, Мәскәү проспектын озынайту буенча эшләр дәвам итә. “Моннан 2 ел элек без финанслар табып, җир участокларын сатып алып, Мәскәү проспектын дәвам итү җаен таптык. Эшне туктатмыйбыз”, - диде мэр.

Иҗтимагый киңлекләр

Соңгы елларда шәһәрдә парк, скверлар, мәйданнар яңартыла. Тукай яр буе, “Азатлык” мәйданы, “Гренада” һәм Җиңү паркы, Табеев исемендәге яр буе – шәһәр халкының яраткан ял итү урыннары. Дөрес, бүгенге көндә Табеев исемендәге яр буен төзекләндерү зарур. “Моның өчен федераль һәм республика бюджетларыннан акча алырга кирәк. Шуңа күрә шәһәрдәшләрне дәүләт порталына кереп, иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш  бирергә чакырам. Шәһәрнең торышы һәм тормыш дәрәҗәсенең сыйфаты һәр кешенең позициясенә бәйле ”, - дип искәртте шәһәр башлыгы.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация