"Җегет авто" чын егетләр тәрбияли
Татарларда, миңа калса, иң популяр әйтемнәрнең берсе “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”. Моның белән шәһәребезнең “Җегет авто” клубы егетләре дә килешә.
Алар монда кечкенәдән егет кеше өчен тормышта кирәкле булган һөнәрләргә өйрәнә. Тулырак итеп әйткәндә, клуб фәнни-техник иҗатны үстерү һәм балалар арасында техник белемнәрне популярлаштыру, фән сыйдырышлы проектлар өчен потенциаль кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Клуб балаларны инженер классларына һәм югары уку йортларының техник белгечлекләренә укырга керергә дә әзерли. Инженер эшенә, физикага, математика һәм төрле инструментлар белән дөрес эшләргә өйрәтү өчен клубта җиһазландырылган остаханә дә бар.
Клуб эшчәнлеге иҗади яктан, теләсә кайсы эшкә оригиналь якын килү, логик фикерләү, командада уку һәм тормыш бурычларын хәл итү кебек тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Егетләр арасында популяр булган әлеге клубның безнең шәһәрдә инде 10 филиалы эшләп килә. Командада барысы 30 га якын укытучы белем бирә. Клубта берничә юнәлеш буенча белем бирелә. Әйтик, электротехника дәресләре балага күп кенә физик күренешләрне һәм процессларны кызыклы һәм мавыктыргыч формада өйрәнергә ярдәм итә. Электрны лимоннан чыгару, чын сигнализация җыю, яктылык кылычы ясау – болар барысы да электротехника буенча мавыктыргыч шөгыльләрнең аз өлеше генә.
Конструкцияләү дәресләре баланың карашын, инженерлык фикерләвен һәм вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләрдә балалар механизмнар дөньясына чумалар, Архимед һәм Леонардо Да Винчи кебек галимнәрнең гениаль идеяләрен тормышка ашыралар.
Робототехника дәресләрендә балалар югары технологияле роботлар булдыра һәм җанландыра, аны төрле гамәлләр башкаруга программалаштыра, шулай ук акыллы йорт төзи ала.
Шунысын да әйтергә кирәк, клуб кысаларында егетләр өчен җәйге һәм кышкы лагерьлар да эшләп килә. Алар туристик, фәнни, экологик һәм башка юнәлешләр буенча эшли.
Бүгенге көндә клубтан тыш “Җегет авто” тарафыннан ачык остаханә дә булдырылган. “Соңгы вакытта балигъ булмаганнарны җинаятьчелек даирәсенә җәлеп итү ихтималының артуын исәпкә алып, клуб мәктәп укучыларының ялларын үткәрү өчен шартлар тудыру, аерым алганда, ачык остаханә булдыру турында карар кабул итте”,- ди аның җитәкчесе Айнур Гәрәев. Бу хакта ул тулырак үзе сөйләр.
– Машина, велосипед кебек техника төзелешен һәрбер егет белергә тиеш. Бу вакытлыча мавыгу гына түгел бит, монда алган белемнәр егетләргә тормышта һәрвакыт кирәк булачак. Шушы идеяне тормышка ашыру өчен без Россия Федерация грантында катнашып җиңү яуладык. Шунда ук җиһазлар алдык һәм эшкә тотындык.
– Остаханәнең эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
– Без монда балалар белән 3 юнәлештә эшлибез. Аның беренчесе – белем алу өлеше, алар белән двигательләрнең ничек эшләвен өйрәнәбез, тизлек күчерү тартмасын, машинаның башка агрегатларын сүтеп җыябыз. Икенче юнәлеш – балалар үзләренең техникасына хезмәт күрсәтергә өйрәнәләр. Велосипедларын алып киләләр, без аларны тулаем сүтеп, майларын алмаштырып, шундый эш башкарабыз. Өченче юнәлеш – картинг һәм багги ясыйлар. Үзләре торбаларын ябыштырып, бар эшләрен башкаралар. Машинаның скелеты әзер инде, җәйгә төгәлләргә дигән максат куйдылар үзалларына.
– Остаханәдән тыш, шушы юнәлеш белән бәйле берәр эш белән шөгыльләнәсезме?
– Балалар белән экскурсияләргә дә йөрибез. Мәсәлән, әле күптән түгел Дамир Фатихов янына барган идек. Ул үзе автоспорт белән шөгыльләнә, ярышларда һәрвакыт җиңү яулый. Бу балалар өчен бик кызыклы очрашу булды, алар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауга җавап ала алды. Ишеткәнегез бардыр, Чаллыда Робер исемле егет бар. Ул иномаркалардан ретромобиль ясый. Бу атнада балалар белән шунда барып килү нияте бар.
– Остаханәдә, бүгенге көндә барысы ничә егет шөгыльләнә?
– Әлегә 20 егет йөри. Без аларны яшьләренә карап 3 төркемгә бүлдек. Кечкенәрәкләргә бераз җиңелрәк биремнәр бирәбез, аларга күбрәк сүтеп-җыю кебек эшләр кызык. Зурлар инде, алдарак әйткәнемчә, картинг, багги ясау белән шөгыльләнә.
– Дәресләр өчен җиһазларны кайдан аласыз?
– Беренче чиратта, грант буенча каралган җиһазларны алдык. Шулай ук әти-әниләр бик булыша. Егетләр өчен эшчәнлеге кызыклы булган җиһазларны, велосипедларны алып киләләр. Күпләрнең гаражларында кулланыштан чыккан зур булмаган техникалар бар бит, шуларны да алып киләләр.
– Дәресләргә күпме вакыт бүлеп бирелә?
– Ел буена шөгыльләнәбез. Шунысында ассызыклап әйтәсем килә, егетләрнең әлеге шөгыле мәктәп программасына берничек тә комаучау итми, барысы да кичке якта, дәресләрдән тыш, атнасына 3 тапкыр үткәрелә. Теләге булганнар хәзердә языла ала. Дәресләр бушлай.
– Остаханәдә кызлар да шөгыльләнергә теләк белдермиме?
– Әлегә килгәннәре юк, ләкин без бары тик егетләр өчен генә дип катгый чикләү куймыйбыз. Шулай да, бу юнәлеш күбрәк аларда кызыксыну уята. Гомумән, малайлар бит алар бик кечкенә яшьтән үк машина белән кызыксына башлый. Башта кечкенә уенчык, аннан велосипед һәм чын машина. Егетләрдә әлеге юнәлеш буенча кызыксыну үзләре белән бергә үсә бара. Тормыш өчен бик кирәкле дәресләр дип уйлыйм мин моны. Техника ватылмый тормый, аны ремонтлау өчен читтән кеше эзләп торганчы, үзең төзәтеп куя алсаң бик яхшы бит.
– Яшь буенча чикләүләр бармы?
– Егетләр 6 нчы сыйныфтан башлап киләләр. Иң мөһиме – алар үз акыллары белән кайда һәм ни өчен килгәннәрен аңларга тиеш. Техник юнәлеш булгач, монда физика, химия дә өстенлек итә. Дөресрәге, техника белән физиканың үзара мөнәсәбәтен аңлый белеп килергә тиеш. Дөрес, 4-5 нче класслар да килә, без алардан баш тартмыйбыз. Теләге бар икән, күңелен кире кайтарырга ярамый. Шулай ук студентлар да йөри безгә, катгый чикләүләр юк дип әйтер идем. Хәттә уллары белән бергә әтиләр дә килә, алар да кызыксына. Безнең ишекләр һәркем өчен ачык, теләүчеләр булса, рәхим итегез.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев