Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Егетләр, сез әзерме?

Тиздән - 8 Март! Ир-атларның елга бер мәртәбә булса да арлы-бирле кибетләргә чабу чоры. Хатын-кызга нинди генә бүләк алсаң да, иң мөһиме - аның нинди гүзәл, чибәр, кадерле булуын белдертергә кирәк. Әлбәттә, иң шәп бүләк инде ул - чәчәкләр! Әмма моның белән генә чикләнеп калырга ярамый. Матур букет белән бергә,...

Тиздән - 8 Март! Ир-атларның елга бер мәртәбә булса да арлы-бирле кибетләргә чабу чоры. Хатын-кызга нинди генә бүләк алсаң да, иң мөһиме - аның нинди гүзәл, чибәр, кадерле булуын белдертергә кирәк. Әлбәттә, иң шәп бүләк инде ул - чәчәкләр! Әмма моның белән генә чикләнеп калырга ярамый. Матур букет белән бергә, затлы савытка салынган конфетлар бирергә мөмкин. Атаклы киноактриса Мэрилин Монро "Кызларның иң яхшы дусты - ул бриллиант!" дип әйтергә яраткан. Кайсы хатын-кызга гына ошамас икән ул затлы йөзекләр, алка-муенсалар! Әгәр яраткан кешегез йорт хайваннарын ярата икән, аларга аквариум балыклары, попугай, ташбака, песи баласы бүләк итәргә мөмкин. Ләкин башта сөйгән ярың белән бу турыда киңәшләшергә онытма. Күп егетләр картина, ваза, кечкенә мендәрләр бүләк итәргә ярата. Шуны истә тот: кызлар мондый бүләкләргә төрлечә карыйлар. Әллә ошый ул аңа, әллә юк. Әле өйдәге интерьерга туры килмәскә мөмкин. Киңәшебез шул: алдан уйлап эш итегез!

Шәһәребезнең гүзәл затларын якын кешеләре нинди бүләкләр белән иркәли икән? Бу сорау белән үзләренә мөрәҗәгать иттек. Җавапларны киңәш буларак та кабул итә аласыз.

Алсу, 19 яшь, студент:

- Иң истә калган бүләк - яраткан кешем мунчадан чыккач кия торган йомшак халат бүләк итте. Мин аны бик куанып алдым.

Асия апа, 48 яшь, офиста эшләүче:

- Ирем 8 Мартка ел саен нинди дә булса сертификат бүләк итә. Әйтик, матурлык салонына, фитнес үзәккә, хушбуй-парфюмерия кибетенә. Үзең ни телисең, шуны аласың, рәхәтләнеп ял итәсең.

Сөмбел, 23 яшь, эшче:

- Мин спорт белән җенләнгән кеше. Узган ел йөргән егетем "Ак Барс"ның бер уенына билет бүләк иткән иде. Матчны бергә карадык, ахырдан кафега кереп сыйландык. Бик истә калырдай көн булды ул. Быел да шулай сөендермәсме, дим.

Илина, 35 яшь, хуҗабикә:

- Тормыш иптәшем ел да бу көнне, йорт эшләреннән йолып алып, кафега, боулингка, кинотеатрга алып бара. Ә өйдә мине кичен бер кочак чәчәк бәйләме көтә.

Суфия апа, 56 яшь:

- Кыз вакытта сөйгәнемнең кара чәчле курчак бүләк иткәне исемдә калган. Аның янында "дамский комплект" - хушбуй һәм ак ясалма чәчәкләр дә бар иде. Аз гына курсант акчасына шундый бүләк әзерләве җиңел булмагандыр. Яраткач, әмәлен тапкан инде. Бүгенге көн күзлегеннән карасак, хәзер кая булса да ял итәргә бару - минем өчен зур бүләк булыр иде.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ә сез сөйгәннәрегезне нинди үзенчәлекле бүләкләр белән куандырасыз. Бу хакта безгә дә язып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев