Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Екатерина Кашко: «Әтием балачактан кешегә эшләмә дип үстерде» - ФОТО/ВИДЕО

Быел Чаллыда «Башлап җибәргән бизнес өчен остаз» дигән проектка старт бирелде.

Аны оештыручылар – «Бердәм Россия» һәм «Рост» партияләре. Финалга бизнесы Чаллыда теркәлгән, компаниясе 2021 елдан соң оешкан 35 яшькә кадәрге 9 яшь эшмәкәр үтте. Алар арасында мода театры, фитнес студиясе, ателье һәм киностудия җитәкчеләре, тукыма җитештерүче, балалар киемнәре кибете, коворкинг ачучы, кабель челтәрләрен монтажлаучылар бар. Әлеге яшь шәһәрдәшләребез ел дәвамында танылган бизнесменнар белән эшли. 
Проект эшли башлаганнан соң ярты ел узды. Инде кайбер нәтиҗәләр ясарга була. Катнашучылар остазлары белән ни рәвешле эшли? Уртак тел таба алганнармы? Нинди каршылыклар бар? Яшь эшмәкәрләрнең фикерләре белән кызыксындык. 

Екатерина – Чаллы кызы, аңа 32 яшь. Дәрәҗәле автосалонда 8 ел менеджер булып эшләгән, илдәге вәзгыять, санкцияләр белән бәйле рәвештә аннан китәргә туры килгән. Узган ел июль аенда шәһәребездә балалар киемнәре кибете ачкан. Остазы – «Далини» компанияләр төркеме генераль директоры Руслан Нигъмәтулин.

– Катя, стабиль эштән ничек китә алдыгыз? Үкенмисезме?

– Анда бик зур үзгәрешләр булды, шуңа мин «салкын йөрәк» белән киттем. Өйгә кайттым да душка кереп киттем, иремнән борчымавын сорадым. Бер сәгатьтән чыкканда кибет ачарга дигән карарым бар иде инде. Үкенмим, шулай да бик сагынам, ара-тирә кунакка барам. Һаман чакыралар. Казанга килергә үгетлиләр. Мин эшемнең фанаты идем. Хәзер дә шулай. Әтием миңа балачактан ук кешегә эшләмә ди иде, тик мин аны тыңламый идем. Менә хәзер үз эшемне ачарга вакыт җиткәндер. 

– Конкурентлар куркытмадымы?

– Алар һәрвакыт булган, булачак. Аларны хәтта тикшереп-өйрәнеп тә тормадым. Минем уникальлек, ягъни беркемдә дә булмаган товар, сыйфат, сервис белән алдырасым килә. Размерлар күп – яңа туган сабыйлардан алып 9-10 яшьлекләргә кадәр. Инде бер ел шулай эшлибез, җиңел димәс идем. Чыгымнар күп. Клиентларга да уңай шартлар тудырырга тырышабыз. 

– Хәзер интернет-кибетләр күп. Алар белән ярышу авырмы? 

– Безнең үз өстенлекләребез бар. Беренчедән, интернеттан кайтарганда размер туры килмәскә мөмкин. Балалар белән кат-кат йөрү авырга төшә. Икенчедән, монда вакытың янга кала – ошаса шундук алып китәсең. Өченчедән, күп кеше киемне тотып карап алырга тырыша. 

– Нинди җитештерүчеләр белән эшлисез?

– 98 процент Россия – Мәскәү, Ростов, Томск, Чабаксар фабрикалары. Бераз Кытай да бар. Әгәр безнең җитештерүчеләр модага да күбрәк игътибар итсәләр, гел үзебезнекен генә сатар идек. Аннары үзебезнекеләр белән эшләүнең уңай ягы шул – әйтик, брак икән, товарны кайтарам. Тукыма сыйфатына да ышаныч күбрәк. Кытайдан исә нәрсә киләсен белмисең. 

– Менеджерлык тәҗрибәсе ярдәм итәме?

– Әлбәттә. Бәхәс туган очракта җавап бирү тәртибе, көндәшләрең белән эшли белү кебек моментлар анда да, монда да кирәк.

– Автомобильләр һәм балалар киемнәре өлкәләре бик нык аерыла бит.

– Әйе, башта миңа бик авыр булды. Кайвакыт үз баласының кием үлчәмнәрен дә белмәгән кешеләр килә. Мин тиз генә телефоннан размерлар таблицасын карыйм. Аннары, машина алырга килгәндә кеше ичмасам тәгаен автомобиль кирәген белә, ә монда, әйтик, «нәрсә дә булса» эзләүчеләр бар. Минем әлегә үз балаларым юк, баштагы мәлдә бу товарларны әлләни белми идем. Аннары балалар бит тиктормас, кибетнең астын-өскә китерәләр иде. Шуңа балаларын алып урамда йөри идем, ә әниләре күлмәк сайлый. Аннары кайберәүләр әңгәмәгә «бармый». Ул вакытта үз-үзем белән сөйләшә-сөйләшә тузан сөртәм, заказлар ясаган булам, матур әйберләрне диванга «куеп торам». Тырышам инде, кыскасы. Клиентлар белән эшләгәндә автосалондагы тәҗрибәмне дә искә төшерәм – 17 миллионлык машина да сатканым бар ич! 

– Ни өчен кибетне зур сәүдә ноктасында ачмадыгыз?

– Монда мин үземә үзем хуҗа. Анда арендасы кыйммәт, сәгать унда гына ачылалар. Ә мин, әйтик, иртәрәк ачарга сорап язучы булса, тиз генә киләм. 

– Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Финанс авырлыклары белән. Мин күбрәк товар да алыр идем, кечерәкләр өчен икенче кибет тә ачар идем, тик бу зур чыгымнар сорый. Башка балалар кибетләренә шаккатам – ничек эшли алар?! Бәлки аларның сатып алучылар саны даимидер? Элек мин бөтен хезмәт хакын үземә кирәкле әйберләргә тота идем, ә монда барлык керемне бизнеска кертеп барам. 

– Проект турында каян белдегез?

– Чаллы блогеры Лилия Шелест телеграмында игълан күрдем. Проектка матди ярдәм алу өчен бармадым, теләктәшлек кирәк булганга, эшемә читтән карап бәя бирүләрен теләп, танышулар, реклама өчен бардым. 

– Остазыгыз Руслан Рависович белән ни рәвешле эшлисез?

– Офисында үзе һәм аның белгечләре белән очрашабыз, видеоконференцияләр аша аралашабыз. Мин бухгалтерия, салымнар буенча сорауларымны бирәм, керем-чыгымнарны исәплибез. Алга таба кибетне мөмкин кадәр күбрәк кешегә белгертү өстендә эш алып барачакбыз. Бүген контент-менеджерым юк, социаль челтәрләрдә үзем һәм сатучым эшли. Шул ук вакытта кибетне таныту өчен идеяләрем бихисап, аларны тормышка ашырасы бар.

Руслан Нигъмәтулин:

– Екатерина проектка килгәндә сатуны арттыру һәм Чаллыда балалар киемнәрен җитештерүне башлап җибәрү бурычларын куйган иде. Аның кибетен, мөмкинлекләрен, белемнәрен өйрәнгәннән соң беренче чиратта сатуларны арттырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Киләсе этап – җитештерүгә тотыну өчен аңа төпле база, акча чыганагы кирәк. Күпчелек бизнеслар шулай эшли. 

Анализ ясауда компаниябезнең топ-менеджерлары катнаша. Шулай ук без маркетинг буенча Мәскәүдән белгеч тә чакырттык. Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә Чаллыдагы балалар киемнәре кибетләрен өйрәнү процессы бара. Төгәл мәгълүмат юк икән, планнарны тормышка ашыру мөмкин булмаячак. Шулай ук Екатеринаның бухгалтерия буенча сорауларын хәл иттек, эшмәкәрләргә ярдәм итүче программалар киңәш иттек, хезмәткәрләрне эшкә алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйттек.

Нәтиҗәләр тиз булыр дип көтмибез, яшь эшмәкәрнең бизнесына төпле нигез салу яклы. Шул ук вакытта үсеш стратегиясен дә билгеләргә кирәк. Катяга һәм проектта катнашучыларның барысына да актив булырга һәм остазлардан булдыра алган кадәр тәҗрибә тупларга киңәш итәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев