"Ел ачышы" - пандемия вакытында читтә калмаган, үз өлешен керткән шәһәрдәшебез
Россия Президенты Владимир Путин Софья Несифорованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Шәһәрдәебез Софья Несифорова "#МыВместе" Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеше өчен шундый бүләккә лаек булды. Ул аны волонтерлар өчен битлек тегеп алды. Бүләкне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тапшырды. Ул яздан башлап куркыныч төркеменә кергән кешеләргә ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт белдерде. “Битлекләр кытлыгы турында белгәч, мин өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар сатып алучы волонтерларга ярдәм итәргә булдым. Алар өчен битлекләр бушлай тегәм”, - ди Софья.
Кыз интернетта битлекләр тегү буенча мастер-класс таба һәм эшкә керешә. “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе 13 яшьлек укучыны материаллар белән тәэмин итте.
Волонтер Карина Мирзаева “Россия иреклеләре -2020” бәйгесе җиңүчесе булды. Ул “Өйдә музей” социаль проектын гамәлгә ашырган. Карина - балалр иҗат үзгенә йөри, “Балалар шәфкатьлелек ордены” вәкиле. Кыз авыр хәлдәге авыру балаларның өйләренә барып, экскурсияләр оештыруны күздә тота. Аңа бүләкне “Газпром медиа холдинг”ы генераль директоры Александр Жаров тапшырды.
Фото Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев