"Ел югалтуы" - табиб-хирург Дмитрий Смородинов
2020 ел коронавирус афәте белән тарихка кереп калачак. Ул бик күп шәхесләрне вакытыннан алда гүр иясе итте.
Алар арасында шәһәребезнең данлыклы табибы, теш табибы-хирург Дмитрий Смородинов та бар. Кызганычка каршы, хроник авырулары булу сәбәпле ул бу чирне җиңә алмады. 23 ел буена шәһәр халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеп, күпләрне баш, теш авыртуларыннан коткарган югары категорияле табибның үлемен сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр дә, гади кешеләр дә авыр кабул иттеләр.
“Планетадагы иң яхшы табиб Дмитрий Васильевичның үлеме белән һич кенә дә килешә алмый. Ул минем даими баш авыруының сәбәбе булган – барлык акыл тешләрен алды. Башка табиблар баш авыртуымның сәбәбен өч ел эзләделәр. Бик күп анализлар бирдерделәр, күпме акча сарыф иттем. Смородинов 4 акыл тешен авыртырмыйча алды, Аллаһка шөкер, баш авыртуым да бетте. Смородинов Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талантлы, исеме зур хәрефләр белән языла торган табиб. Кызганыч, ул вакытсыз китте. Урыны җәннәттә булсын”, - ди шәһәрдәшебез Лилия Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев