Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Еламыйча тыңлап булмый...»

«Алга» җырының клибы чыкты.

Ул җырны тыңлаганда  бала йоннары кабара, күзләргә яшь килә. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә багышланган «Алга» җыры турында. Шушы көннәрдә аның клибы чыкты. Җырны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева башкара. «Аны яздырганда туктый алмый еладым. Сүзләре һәм көе шулкадәр тәэсир итте, күңелгә тиде», – ди ул. Көй авторы – Данил Песков. Ә сүзләрен Тукай районы Биклән авылында гомер итүче шагыйрә Рәзинә апа Сәетгәрәева язган. Бу патриотик рухтагы беренче генә иҗат җимеше түгел. Аннан алда «Җиңү килә» җыры да дөнья күрде. Аны хәтта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та югары бәяләде. Шул уңайдан Рәзинә апа белән әңгәмә кордык.  

– «Алга» җырын язарга ничек алындыгыз? Авыр тема бит...
– Винера Әхәтовна белән без иҗади дуслыкта торабыз. «Ватаныбызны саклаучы егетләребезгә җыр белән көч-дәрт бирергә кирәк, сүзләрен яз әле», – дип миңа мөрәҗәгать итте. Күңелем тулып, үзеннән-үзе язылды. Винера Әхәтовна бер җирен дә төзәтмичә: «Булган бу, Рәзинәкәй», – диде. Данил Песков та тиз генә көйгә салды.  

– Әллә якыныгыз СВОда хезмәт итәме?
– Юк... Авылдашларымның кайсы хәбәрсез югалды, кайсы һәлак булды. Шуңа йөрәгем әрни. Дөньяларыбыз тизрәк тынычлансын иде. Хәрбиләргә токмач кисеп җибәрүче хатын-кызларга багышлап «Ана җаны» шигырен дә иҗат иттем әле. Фотоларын күрдем дә, сүзләре үзеннән-үзе туды. Патриотик рухта тәрбияләнгән кеше бит мин. Биклән авылы тарихын яздым. Авылыма багышланган ничә җырым бар! Тукай районы гимны авторы да мин. 

– Бер утыруда язам дисез. Күңелгә үтеп керерлек сүзләрне каян табып бетерәсез?
– Минем күңелемдә бер сабый бала утыра ул. Аңлатып булмый ул халәтне... Нечкә күңелле мин. Фикеремне туплыйм да, шигырь сүзләре миңа күктән иңгән сыман була.

– Җыр сорап кемнәр мөрәҗәгать итә? 
– Лидия Әхмәтова шалтыратты бер. «Джаз стилендә өч көем бар, шуңа сүзләр таба алмыйм. Башкортстан язучыларына да, үзебезнең Казан язучыларына мөрәҗәгать итеп карадым, булмады», – ди. Каушап калдым. Джаз бит ул бөтенләй башкача. Кызу-кызу сүзләр язарга кирәк, әле ул мәгънәле дә булырга тиеш. Шул ук кичтә өч музыкасына да сүзләр язып җибәрдем. «Джазлы Казан» китабын тәкъдим итү кичәсендә күтәреп кенә йөртмәделәр… Винера Ганиева мине Рәзинәкәй генә дип йөртә. Көн саен иртән «Хәерле иртә» дип язып җибәрә. Аңа «Изгелек», «Йолдызлар фабрикасы» гимнын иҗат иттем. «Миләш» җыры, Илнар Миранов белән башкара торган «Ике йолдыз» җыры сүзләре дә минеке. Аннан соң Рафис Кәлимуллин «Гөрләп яшә» дигән җырны башкара. Тормыш иптәшемнең 60 яшьлек юбилеена шигырь язган идем. «60 яшьне» үзгәрттек тә, рәхәтләнеп җырлап йөри ул аны. Ринас Әхмәтов белән иҗат иткән «Кабат туам» җырын да сорап алган. «Ярты ел ялынып йөрдем, Рәзинә апа», – ди. Бер бәйрәмдә икесе очрашканнар да икесе җырлаганнар, шулхәтле матур инде. Айгөл Бариева ике мөнәҗәтемне җырлый. Аңа «Дога моңы»н язып бирдем. 

– Һәр җырның әле үз тарихыдыр...
– Апамның кызы 38 яшендә мәрхүм булды. Кырыгын уздырганда мулланың укуы шулхәтле тәэсир итте, икенче бүлмәгә чыгып «Дога моңы»н иҗат иттем. Фирүзә Сибгатуллина бик матур итеп җырларымны башкара. Җиде бала ятим үскәннәр икән алар. Миңа үзенең язмышын сөйләп бирде дә «Җиде язмыш» дигән җыр туды. Альфред Якшимбетов көйгә салды. Еламыйча тыңлап булмый ул җырны. Күп кенә җырларымны кызым Илзирә башкара. Хәзер үзе дә иҗат итә башлады, көйләр дә яза. Аннан соң мин бит җыр гына язмыйм, артистлар башкалардан сатып алынган җырларны матурлатып бирүне дә сорыйлар. 

– Танылдыгыз дияргә була...
– Аллаһка шөкер! «Ни файда соң синең бу язуыңнан?!» – дип миңа гел әйтәләр иде. Иптәшем дә: «Утырасың инде», – дип орыша иде. Аллаһы Тәгалә миңа шул сәләтне биргән икән, мин аны кешеләргә тапшырырга тиеш. «Изгелек яшәтә дөньяны» дигән иҗат кичәмдә бөтен артистлар җыелды. 4 сәгатькә якын барды ул тамаша. Анда яңгыраган җырларның берсен дә сатып бирмәдем мин. Ул миңа хәзер ризык сыман инде. Рәхмәт ишетмәгән көнем юк. 

– Планнарыгыз нинди? 
– Шушы көннәрдә «Иясез бүләк» дип исемләнгән китабымны типографиягә бирәм. Анда сәхнә әсәрләре, балалар һәм өлкәннәр өчен 39 җыр керде. «Иясез бүләк» – ул  сугыш ветераннарына фатир бирү буенча язылган сәхнә әсәрем. Бик күп театрлар иҗатымны сәхнәләштерә. Әсәрләремне почта аша гына җибәрә идем. «Китабы да юкмы соң», – дип сорагач, театрларга күпме дә булса ярдәм булыр дип, шул басманы чыгару өстендә ярты ел эшләдем. Хәзер түземсезлек белән көтәм.

–  Илһам чишмәгез беркайчан да саекмасын. Уңышлар Сезгә, Рәзинә апа!

Фото intertat.tatar сайтыннан
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев