Елан чакса нишләргә?
Киңәшләр.
Россиядә 40 төрле елан яшәве билгеле. Аларның 10нан артыгы агулы булып санала. Гадәттә белгечләр кара еланнан (гадюка) сак булырга чакыра. Чаккан очракта, кичектермичә, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк ди алар.
Башта елан чаккан урын авырта, шешә, соңыннан сизми башлый. Организмга кергән агу кан йөрешен туктата. Некроз башлана. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулсыз калырга мөмкин. Алай гына да түгел, гомеренә дә куркыныч яный. Сулыш алу начарлана, кеше аңын югалтып егылырга мөмкин, ди табиблар.
Шуңа күрә хастаханәгә барыр алдыннан беренчел ярдәм күрсәтергә кирәк.
1. Елан кулны чакса, йөзек, беләзек, сәгать ише кысып торучы аксессуарларны салырга кирәк. Ерткыч һөҗүм иткәннән соң, гадәттә әгъза шешә башлый.
2. Канга кергән агу тиз таралмасын өчен хәрәкәтләнмәскә тырышырга кирәк.
3. Яра урынын чиста марля белән капларга кирәк.
4. Гадәттә елан чаккан урын бераз вакыт үткәч авырта башлый. Бу очракта анальгетик эчәргә киңәш итә табиблар.
5. Тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Еланнар тезгә кадәр генә чага, ди белгечләр. Шуңа күрә урманга чыкканда озын кунычлы аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар кияргә киңәш итәләр. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк. Әгәр елан очрап, ыслый башласа, бу очракта кискен хәрәкәтләр ясамаска, яныннан ераккарак китәргә тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев