Тукай районында еланнар уянган
Иске Дөреш авылында тузбашларны очратканнар.
Тукай районында еланнар күренә башлаган. Иске Дөреш авылы территориясендә тузбашларны очратканнар. Кара еланнарның да хәзер уянып килгән чагы. Болары аеруча куркыныч.
Татарстанда еланнар март азагында ук уяна башлады. Сәбәбе язның иртә килүе белән бәйле, ди белгечләр.
Еланга тап булсаң, нишләргә? КФУның зоология кафедрасы доценты Илдар Хәйретдинов киңәшләр бирде.
«Елан күрсәгез, иң мөһиме, аңа тотынмагыз. Урманга чыкканда, алар бу җирлектә бармы-юкмы икәнен белешегез. Елан бит ул ташланыр мизгелгә кадәр хәрәкәтләнмичә тора ала, сез аны сизмәячәксез дә. Мондый очракта озын, каты аяк киеме генә коткарып кала ала.
Елан тешләгән очракта, зыян күрүчене хастаханәгә илтергә кирәк. Бу очракта табиб кына ярдәм күрсәтә ала. Тешләгән урынны яндырырга, кысып бәйләргә, аңа белмичә кагылырга кирәкми. Зыян күрүчегә күп итеп су эчерү һәм гистаминга каршы дару бирү зарур».
Белгечләр елан тешләгәндә кан басымы төшү, тән тиресе җилсенү, косу, эч китү, сулыш алу кыенлашу кебек билгеләр күзәтелгәнен дә әйтә. Еланнан саклану өчен, табигатькә чыкканда калынрак кием һәм калын табанлы аяк киеме кию киңәш ителә. Шулай ук еланнарның чишмә яннарында, салкынрак урыннарда суынырга дип яшеренә алуларын истә тотырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев