Электр өчен ташлама кайтарам дип, 280 мең сум түләгән
Яңалыклар тасмасы

Электр өчен ташлама кайтарам дип, 280 мең сум түләгән

Түбән Кама кешесен мошенниклар алдаган

53 яшьлек Түбән Кама кешесенә ир-ат шалтыратып, үзен “Энергосбыт” хезмәткәре итеп таныштырган. Ул электр энергиясе өчен ташлама буларак акчаны кайтарырга кирәк ди, акчаны алыр өчен смс-хәбәр белән килгән кодны атарга кирәк була. Ир-ат аферистка ышанып, бөтен шартны үти. Берникадәр вакыттан соң икенче кеше шалтыратып үзен хокук саклау органнарыннан дип атый. Ир-атка моңа кадәр мошенник белән сөйләшкәнен, хәзер аның исеменә кредит алалар дип аңлата. Зыян күрүчегә тиз арада үзенә кредит алып, акчаны “куркынычсыз счет”ка күчерергә кушалар. Ир-ат шулай эшли дә, билгесез затларның счетына 280 мең сум акча күчерә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев